Логотип Магариф уку
Цитата:

Тәмамланмаган «сәяхәт»

Укытучыларым арасыннан Рәфилә апа хәтеремдә аерым урын алып тора.

Хыял чикләрен киңәйтә белгән Рәфилә апаның «поход түгәрәге» оештыруы барыбызның да күңеленә хуш килде. Күп тә үтмәде, без, чаңгылар тагып, җылымса, кояшлы көндә беренче сәяхәткә кузгалдык.

Ләкин көтелмәгән «хәл» маршрутны үзгәртте дә куйды. Урман арасыннан калкып торган текә таудан төшкәндә, мин каты гына егылдым. Рәфилә апа кызлар белән бергә, тауны әйләнеп узарга дип, астан киткән иде, минем егылганны күрми калды. Тауның иң хәтәр җирендә кинәт нәрсәдер тез астына шартлап бәрелде дә, сөрлегеп, мәтәлчек ата-ата барып төштем. Чаңгылар могҗиза белән генә сынмый калгандыр. Малайларның бердәм көлүе астында, сызлаган тез тирәсен уа-уа тордым. Куаклыкка кереп карасам, чалбар балагы ертылган, тез шәмәе астыннан кан бәреп чыккан. Рәфилә апа килеп җиткәнче дип, итекне тиз генә салам, кесәдән кулъяулыгын чыгарам. Яра турысы әрнеп сызлыймы, өшиме шунда? Малайлар кулъяулыкны бәйләргә булышалар. Аяк үземә генә сизелерлек булып калтырый. Чаңгыны көчкә беркетәм. Ул арада Рәфилә апа яныбызга килеп җитә.


– Ни булды, егылдыңмы? – дип сорый.

– Берни дә юк, Рәфилә апа, – дип кузгалам. Аякны бөгеп булмый. Барыбер сиздермәскә кирәк. Шундый матур сәяхәтне ярты юлда өзеп булмый бит инде. Әмма Рәфилә апа нидер сизенә:

– Берәр җиреңне авырттырдыңмы әллә, кая күрсәт әле? – ди. Мин аның саен үзсүзләнәм. Очраклы хәл аркасында кире борылыргамы? Тешне кысып булса да түзәргә кирәк. Ләкин чалбар ертыгын яшерергә тырышып торуым да ярдәм итмәде, Рәфилә апа, итегемне салдыртып, чалбар балагын күтәртеп карады да, манма кан булган кулъяулыкны күргәч, теш арасыннан авыртулы сызланып куйды. Шулай итеп, кире борылырга туры килде. Якындагы авылның ферма йортына кергәч, Рәфилә апа, яраны юып, тиресенә йод сөртте, аннары ап-ак марля белән бәйләп куйды. Яра шактый тирән, сөяккә кадәр җиткән булып чыкты.

Мин кыенсынудан, оялудан авыртуны да онытып утырам. Чыраена борчылу чыккан Рәфилә апа әледән-әле: «Сызлыймы?» – дип сорый. Укытучы апам ул арада, мине кайтарып куярга дип, ат белешеп керә.

...Дүшәмбе көнне иртән, караңгылы-яктылыда, мәктәпкә юл тоткан иптәшләрем кар сайратып тәрәзә турыннан үтә башлагач, минем йөрәк тә очынып тибә башлады. Алтынчы класска җитеп, минем бит әле бер дә дәрес калдырганым юк. Мәктәптә минсез әллә нинди яңалык булыр кебек. Бик үтенеп, елап сорагач, ниһаять, әни күнде, инде яктырып килгәндә бригадирның артлы чанага җигелгән атын алып кайтты...

Әгәр мин барып күренмәсәм, директор абыйдан эләгәчәк Рәфилә апага. Яңадан безне бер тапкыр да походка җибәрмәячәкләр иде...

– Дәрестән соң без синең янга барырга торабыз тагын... – дип елмайды укытучым, парта янына килеп, җилкәмнән сыйпап алды. Мин шунда гына аңладым: әнием белән тиң күреп яратам икән бит мин аны...

(“Артта – зәңгәр күләгәле эзләр” хикәясеннән)

Марсель Галиев,
Татарстанның халык язучысы

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Марсель әфәнде безнең якларга килеп чыккан иде күп еллар элек. Укытучылары турында бик кызыклы. җылы итеп сөйләгән иде. Аның укытучы халкына тирән рәхмәте ул чакта күңелләрне нечкәрткән иде. Бөтен класслары белән бер яшь укытучы кызны яратып йөрүләре турындагы хәтирәсе истә калган. Шул очрашуны искә төшердегез, Рәхмәт сезгә күп итеп. Автор: Fatiha

    • аватар Без имени

      0

      0

      Журналны чыгаручы баш редакторга, анда эшләүчселәргә зур рәхмәт. Яңа ел белән котлыйм! Иҗатыгыз гөрләп барсын. Күренекле кешеләрнең язмаларын киләсе елда да бирсәгез иде. Әдәбият дәресләрендә файдалану өчен бер дигән өстәмә материал. Рәхмәт. Гүзәлия Габиловна. Автор: Гүзәлия Габиловна

      БАШКА ЯЗМАЛАР

      Ишетми калмагыз

      Аудиоязмалар

      • Гильм Камай

      • Җәлилнең якын дусты

      • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

      • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


      ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ