Логотип Магариф уку
Цитата:

«Тәртипсез» бала сәләтсезме?

Сәләтле, тырыш һәм педагог йогынтысына тиз бирелүчән балалар белән беррәттән, бераз «сәләтсез», «ялкау» яисә «кире», «тыңлаусыз» балалар да бар бит. Тик безнең андый балалар белән артык мәшәкатьләнәсе...

Сәләтле, тырыш һәм педагог йогынтысына тиз бирелүчән балалар белән беррәттән, бераз «сәләтсез», «ялкау» яисә «кире», «тыңлаусыз» балалар да бар бит. Тик безнең андый балалар белән артык мәшәкатьләнәсебез килми, күбебез аларны күрмәмешкә, ишетмәмешкә салыша. Дөрес, бала, кирелеге белән әледән-әле әшәкелекләрен «эшләп», игътибарны үзенә җәлеп итә, даими рәвештә тискәре ягын күрсәтә, җитмәсә, башка балаларны да үз артыннан әйдәкли. Шуңа да бит: «Яхшылыкка өйрәнергә өч ел кирәк, яманлыкка өч сәгать тә җитә», – дигән борынгылар. Гадәттә, төркемдә яисә сыйныфта бер яки ике «кире», «тәртипсез» бала була. Юкса, энергияләре ташып торганын күрәбез. Тискәре холыклы баланы нинди дә булса сәләткә ия булыр, дип, башыбызга да китермибез.


Нурзия Мирхазова,


Түбән Камадагы «Салават күпере» балалар бакчасының югары квалификация категорияле өлкән тәрбиячесе, Татарстанның атказанган укытучысы


нурзия Бер мизгел фото


Һәр бала, дөньяга килгәндә үк, аерым бер сәләткә ия була. Ата-аналар, тәрбиячеләр белән берлектә, үз вакытында шуны күрә белеп, әлеге сәләтне үстерүгә уңай шартлар булдырса, нәтиҗәле үсеш турында сүз алып бару мөмкинлеге туачак, балага үз чиратында уңыш елмаячак. «Өч яшьлек малай – атага, өч яшьлек кыз анага булышыр» дигән әйтем аша да гаиләнең тәрбия бирүдә төп урын алып торуын аңлыйбыз. Тел – ананың балага биргән иң зур бүләге булса, атаның һөнәре – балага мирас. Кеше – тәрбияләнгәнгә күрә генә кеше була, ә тәрбияләү өчен иң кулай вакыт – балачак. Димәк, сәләт үстерү дә кечкенәдән, хәтта бала туган сәгатьтән башлана.


Бала күңеленә ачкыч табу, аның нинди сәләткә ия булуын ачыклау – җиңел эш түгел, әлбәттә. Сабый бала үзен хөрмәт иткән, якын күргән кешене генә ярата бит. Димәк, аның нәрсәгә сәләтле икәнен иң якыннары гына ачыклый ала, үз вакытында тиешле чараларын табып, шартлар тудырырга тиеш була. Ә моның өчен якын кешеләрнең дә педагогик белем белән коралланулары мәслихәт. Чамадан тыш артык, сукырларча ярату медицинада «дозаны арттырып җибәрү» дигән терминга тиңләшүен хәтердә тотарга кирәк. Иң файдалы даруны да чамадан тыш куллансаң, организмга ул агу булып тәэсир итә башлый, диләр. «Якыннар исемлеге»нә гаиләдә әти-әни, әби-бабай, апа-абый керсә, балалар бакчасына йөри башлагач, тәрбияче дә «икенче әни»гә әверелә, кайвакыт әти-әнидән дә якынрак була. Мәктәп тормышында исә яраткан укытучы барлыкка килә.


Сәләтле, тырыш һәм педагог йогынтысына тиз бирелүчән балалар белән беррәттән, бераз «сәләтсез», «ялкау» яисә «кире», «тыңлаусыз» балалар да бар бит. Тик безнең андый балалар белән артык мәшәкатьләнәсебез килми, күбебез аларны күрмәмешкә, ишетмәмешкә салыша. Дөрес, бала, кирелеге белән әледән-әле әшәкелекләрен «эшләп», игътибарны үзенә җәлеп итә, даими рәвештә тискәре ягын күрсәтә, җитмәсә, башка балаларны да үз артыннан әйдәкли. Шуңа да бит: «Яхшылыкка өйрәнергә өч ел кирәк, яманлыкка өч сәгать тә җитә», – дигән борынгылар. Гадәттә, төркемдә яисә сыйныфта бер яки ике «кире», «тәртипсез» бала була. Юкса, энергияләре ташып торганын күрәбез. Тискәре холыклы баланы нинди дә булса сәләткә ия булыр, дип, башыбызга да китермибез.


Педагог һөнәрен сайлаганбыз икән, «тәртипсез»ләрне тәрбияләргә, үз вакытында, җаен табып, сәләтләрен үстерергә тиешбез. Алар да җир йөзенә бәхетле булу өчен яратылганнар бит. Шөгыльдә тыңламый, башкаларга комачаулый. Нишләргә? Җавап бик гади. Балалар эшчәнлеген никадәр кызыграк, мавыктыргычрак итеп оештырсаң, аларның тискәрелекләре дә шулкадәр кими. Бала үзеннән-үзе белемгә омтыла. Тик кенә тыңлап утыра белмәсә дә, кызыклы мәгълүмат колагына керә, хәтерендә кала. Аеруча – ком, су, балчык, кар, боз һ.б. белән уздырылган экспериментларны нәниләр үз итәләр, педагогик ситуацияләрне заманча чишүдә активлык күрсәтәләр. Тәрбияче, укытучы җаен табып үсендереп тә җибәрсә, нәтиҗәсе искиткеч яхшы була. Уен эшчәнлеген оештырганда исә, андый балаларга төп роль бирү, уен кагыйдәләрен аңардан сорау яисә аны нәрсәгә дә булса җаваплы итеп билгеләү дә яхшылыкка этәрә, уңай тәэсир итә. Башка эшчәнлек төрләрен тормышка ашырганда да, андыйларны күздән ычкындырмаска кирәк. Моннан тыш, фикерләү дәрәҗәсен, кызыксынуын, уңай һәм кимчелекле якларын, диагностика, мониторинг нәтиҗәләрен барлап, психологик үзенчәлекләрен истә тотып, музыка, физкультура белгечләре ярдәме, психолог киңәше белән аерым эш планы булдырырга һәм шушы юнәлештә эшләргә кирәк. Шулай эшләгәндә генә, тискәре гадәтләрдән арынырга, баланың нинди дә булса сәләткә ия булуын ачыкларга мөмкин.


Эш тәҗрибәсе белән тулырак биредә танышырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ