"Авыл укытучысы" бәйгесен уздыру нисбәтеннән, тәкъдимнәр кабул итәбез"

Хөрмәтле укытучылар, быел да «Мәгариф» журналы редакциясе «Авыл укытучысы» бәйгесен уздыра. Шул уңайдан сездән теләк-тәкъдимнәр көтеп калабыз.

21 thoughts on “"Авыл укытучысы" бәйгесен уздыру нисбәтеннән, тәкъдимнәр кабул итәбез"

  1. «Авыл укытучысы» бәйгесендә катнашу турында сертификатны кайдан алырга икән?

  2. подписка өчен квитанция ничек алырга?

  3. Исәнмесез. Авыл укытучысы-2015 конкурсында катнашуны түләр өчен квитанция үрнәген каян алып була икән?

  4. Язмаларыгызны рус телендә дә, татар телендә дә юллый аласыз.

  5. Язмалар рус телендә дә ярыймы, әллә татар телендә генә булырга тиешме?

  6. Бер дә яңа эшләр куелмый. Әллә быел укытучылар бу бәйгедә катнашырга бик теләмиләр инде. Узган ел эшләр бик күп булган иде бит.

  7. Хәерле иртә! Болгар радиосыннан берәр документ кирәк инде. Бәлки аларда квитанцияләр саклангандыр?

  8. Хөрмәтле администратор! Мине Мәгариф журналына 2015 нче елның ике яртыеллыгына да Болгар радиосы яздырды. Минем кулымда квитанция гына юк. Журналны алуымны ничек раслыйм?

  9. Хәерле кич! Конкурста катнашу өчен, журналга 2015 елның 2 нче яртыеллыгы өчен язылырга кирәк.

  10. Исәнмесез! Мин 2014 нче елда Болгар радиосы үткәргән «Беренче укытучым» бәйгесендә җиңүгә ирешкән идем. Бүләк итеп 2015 нче елга 5 татарча басмага яздырдылар. Бу басмалар арасында «Мәгариф» журналы да бар. Язылу турында квитанция кулымда юк. Бәйгегә катнашасым килә. Нишлим?

  11. Гафу үтенәм: элекке язуымда бер хәрефем ялгышлык белән язылган, Дөрестән дә мәктәп адмистрацмясе кушыла алмаса, бик әйбәт бәйге булыр иде. Бу бәйгедә катнашу өчен нинди материал кирәк булыр?

  12. Бик кирәкле бәйге дип уйлыйм мин «Авыл укытучысы» турында. Ниһаять, авыл укытучысының проблемалары, уйлары, теләкләре турында кызыксыну уянды. Бу проблемалар һавада эленеп калмас, ә чишелеш табыр дип өметләнәсе кала.

  13. Гаепләмәссез инде,хәреф хаталары киткән бит.
    Хөрмәт белән Сәмигуллиннар.

  14. «Авыл укытучысы» бәйгесенә укучылар,әти-әниләр белән әшләгән әшчәнлекне сүрәтләгән презентация ,видео-дәрес тә бик урынлы булыр иде.
    Хөрмәт белән Сәмигуллиннар.

  15. Ихлас күңелдән язып утыруларым…

  16. Исәнмесез! «Авыл укытучысы»нда катнашу өчен администрациянең бернинди дә хәер-фатихасы таләп ителми, анда һәр кеше ирекле рәвештә, беркемнән дә рөхсәт сорамыйча катнаша ала

  17. Исәнмесез! Үз фикеремне язя-яза арып беттем. Киләчәк бәйгедә дә мәктәпнең администрациясенә якынрак кеше генә катнашачак, чөнки башка укытучыларны төрлечә җибәрмәскә тырышалар. Синең эшләгәнең дә күрмиләр, тырышканың да күренми. Рәхмәт сезгә.

  18. Хәерле көннәр. Бу бәйгене авыл укытучысыныкы итеп аермасагыз иде. Без — кечкенә шәһәрләрдә яшәүчеләр — дә үз фикерләребезне җиткереп, конкурста катнашырга телибез

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.