Укытучы имтихан бирә

Минем фикерем: соңгы елларда укытучылар имтихан бирәләр. Моның өчен ерак төбәкләрдән Казанга барырга кирәк. Без төнге сәг. 1 дә чыгып китәбез, салкында бинаның ишек төбендә ишекне ачканнарын, керткәннәрен көтеп торырга кирәк. Ашамаган, йокламаган башы авырткан укытучы имтиханга керергә тиеш. Ашханә юк, ашарга юк… ял итмәгән…. Һәм укытучы шул халәттә имтиханга кереп китә. Андагы укытучыларның мөгамәләсе дә шуның кадәр генә. 25 ел мәктәптә укыткан укытучы, куркып, каушап, имтиханын бирә. Ярый әле сораулары дөрес булса… Бернинди оештыру эшләре каралмаган. Имтиханнарны үткәрү тәртибен үзгәртергә кирәк. Россиядә юк бит инде ул. Нигә безне шулай тикшерәләр??? ВУЗны бетергән, дипломлы бит инде укытучы. Ә аның наданы болай да мәктәптә озак тормый. Бу проблеманы күтәреп чыгарга вакыттыр бит инде. Укытучылар, әйдәгез, үз фикерләребезне белдерик.!!!

10 thoughts on “Укытучы имтихан бирә

  1. Минемчә, укытучыны имтихан бирү куркытмый, ә Казанга бару һәм кайту иң авыр мәсьәлә.

  2. Исәнмесез! Бүгенге көнгә укытучыны төрле яктан тикшереп карыйлар. Мәктәптә 30 нчы ел эшлим. Татар телен мәктәпкә кертә башлаганда урамнан да шактый кеше мәктәпкә эшкә урнашты. Аларны тиз генә курссларда укытып, татар телен укытырга алдылар. Анда педвузны тәмамламаса да ярый иде. Бераздан, мәктәпнең башлыклары ярамаган кешеләрне ничек куып чыгарырга белмәделәр. Картаймыш көнемдә, педучилищены тәмамлаган кешегә — Татар Гумманитар педуниверситын тәмамларга туры килде- 5 ел ярым укыдым.( Ләкин үкенмим, сагынам шушы елларны) Шундый авырлык белән
    I категорияне алдым. Имтиханнарны биргәндә шактый хаталы итеп төзелгән сорауларны дә күрдем. Ә башлыкларны җайлый белгән укытучылар, дәресләрен үткәрмичә, балалар урынына компьютер төбендә конкурссларда катнашып, комиссияне әйбәт итеп каршы алып, җиңелчә генә иң өске баскычка менәләр. Бүгенге көндә кимсетү өстенә кимсетү. Безнең мәктәбебездә дәресләр үткәрмәгән укытучылар җиңелчә генә категорияне дә күтәрәләр, премия дә аларга бездән күбрәк бирелә. Бу нинди усал замана? Имтиханны да бирер өчен җайлый белергә кирәктер?

  3. Барлык фикерләр белән килешәм. Мин дә ул имтиханны тапшырдым. 76 дан артык балл җыя алмадым. Соңрак протоколларны чагыштырып карагач, бер үк эш ике төрле бәяләнгән булуы ачыкланды. Ягъни беребез 0 балл алган, ә икенчебез 1 балл. Шул ук вакытта мәктәпнең башка предмет укытучылары да имтихан тапшырды. Аларның баллары күпкә югары. Француз, инглиз һәм рус теле укытучылары 100 әр балл алып кайтты. Нигәдер татар теле укытучыларының гына баллары түбән. Моны ничек аңларга икән.?

  4. Әгәр дә,дөрес итеп төзелгән сораулар һәм җаваплар булса,кыен булмас иде.Үзебез креатив укыту турындасөйлибез!!!!

  5. Исәнмесез! Мин дә бу имтиханнар — бу укытучыны кимсетү дип саныйм, өстәмә укытучы аппеляциягә дә бирә алмый.

  6. Ярый ла имтихан биремнәре дөрес формалаштырылып, компьютерга җавапларның бары дөресләре генә кертелсә…

  7. Ул кадәр бик борчылмагыз әле.Ул имтиханнар бетәсе дигән сүзләр дә йөри.Инде кимсетәсе кешеләрне кимсетеп бетергәннәрдер,шәт.

  8. Мин бу фикерләр белән килешәм. Укытучы элек-электән укытучы,остаз булып кала биргән. Ә хәзерге вакытта укытучы үзен кимсетелгән зат итеп хис итәргә мәҗбүр. Бигрәк тә яңа эшли башлаган укытучылар өчен авыр…Ул имтиханнарны үз районыңда гына бирсәң,мондый кыенлыкларга дучар булмас идек.

  9. Мин дә бу имтиханнарны укытучыны кимсетү дип карыйм

  10. Нишләп монда кемнең фикере икәне күренми? Нишләп укытучы һаман да кемлеген күрсәтергә курка? Ә бит барысы да дөп-дөрес язылган.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.