Логотип Магариф уку
Цитата:

Тимур Сөләйманов: «Балаларда иң мөһиме — татар телен өйрәнү теләге»

Сәлкешләргә төп шарт —  татар телен өйрәнү, милли  мохитне үз итү теләге булу, дип белдерде татар яшьләре арасында иң популяр булып саналган «Сәләт» оешмасы җитәкчелеге. 2018 нче елда «Сәләт» аланнары...

Сәлкешләргә төп шарт —  татар телен өйрәнү, милли  мохитне үз итү теләге булу, дип белдерде татар яшьләре арасында иң популяр булып саналган «Сәләт» оешмасы җитәкчелеге. 


2018 нче елда «Сәләт» аланнары 15 мең баланы сыендырырга әзерләнә. Сүз  республиканың төрле районнарыннан, Россия төбәкләреннән булган, Казахстан, Азәрбайҗан, БГӘ, Чехия, Австралия, АКШ, Германия, Испаниядә яшәүче мәктәп яшендәге балалар  турында бара.  «Сәләт» фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов белдергәнчә, булачак сәлкешләр татар телен белергә яки аны өйрәнү теләге белән янарга тиеш. Аланнарда телне өйрәнү, камилләштерү өчен барлык шартлар да каралган.  Мисал өчен, әйдаманнар татар телен камил белә.  «Әйдаман булу өчен татар телен белергә кирәк, чөнки «Сәләт» татар телле мохит. Биредә өч телдә аралашу бара. Әйдаманнарны сайлап алганда, алар татар телендә инша язалар һәм «Әйдаманнар» мәктәбе узалар, — дип аңлатты профильле аланнарга әзерләү үзәгенең җитәкчесе Альбина Кадирова.


 WhatsApp Image 2018-02-14 at 14.22.54

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ