Логотип Магариф уку
Цитата:

Тиздән “Гаилә һәм мәктәп” журналының яңа саны дөнья күрәчәк!

Яңа санда укыгыз:“Хаҗга – велосипедта”Менә шулай мең мәшәкать аша узып, өч айны юлда үткәргәннән соң, Хаҗга бер көн кала Мәккәгә килеп җитә егет. Бик авыр булыр кебек тоелган Хаҗны да җиңел генә үтә....

Яңа санда укыгыз:


“Хаҗга – велосипедта”


Менә шулай мең мәшәкать аша узып, өч айны юлда үткәргәннән соң, Хаҗга бер көн кала Мәккәгә килеп җитә егет. Бик авыр булыр кебек тоелган Хаҗны да җиңел генә үтә. “Мин барлык киртәләрнең дә Аллаһтан бирелгән сынау икәнлеген белдем”.


Белгәннәр чумып алыр...


Туган телне өйрәнергә кирәк дигән уй иремне, миңа караганда, алданрак борчый башлаган. Җитәкчеләренең тәэсире дә бар: аларның “татар булгач, туган телеңдә җавап бир!” дигәненә “мәктәптә урыс төркемендә укыдым, өйдә татарча сөйләшмәделәр, акцентым да зур, шуңа оялам” дип аңлатып тора алмыйсың бит инде.


 Ак калфакны төшерми кулдан...


 “Ак калфак” иң элек ул үсеп килүче яшь буында милли үзаң тәрбияли. Илне, хезмәтне ярату хисләрен уята. Милли мәдәниятне, телебезне һәм күп гасырлык рухи хәзинәләрне саклый һәм үстерешә. Ана, бала һәм ата хокукларын яклау буенча закон актларын әзерләүдә катнаша.


Коткарыгыз баламны!!!


Әлеге санда аянычлы темаларга да урын бирелде. Россиядә һәр елны 700дән артык бала үзенә кул сала. Балалар үзләре дә аңлап бетермичә кан тамырларын кисә, машина каршына йөгереп чыга, йорт түбәсеннән сикерә...Интернет челтәрендәге әнә шундый аяныч нәтиҗәләргә китергән «үлем төркемнәре»н соңгы арада хокук саклау хезмәткәрләре дә ныклап тикшерә башлады.


Көнгерәләр илендә


Гыйбрәтле язмышлы Вәлиеффләр гаиләсе 1981 елда Австралиянең Аделаида шәһәренә килеп төпләнә. “Өйдә балаларыбыз белән бары тик туган телебездә сөйләшәбез. Урамда, мәктәптә, югары уку йортларында үзара инглиз телендә аралашалар, әмма өй бусагасыннан атлап керүгә алар безгә татарча эндәшә”.


БДИдан куркырга кирәкме?


БДИ – укучылар өчен генә түгел, укытучылар, әти-әниләр өчен дә зур сынау! Имтихан вакытында югалып калмыйча, аны ничек уңышлы тапшырып чыгарга?  Бу турыда без үзләре әлеге сынауны узган бүгенге студентлар, ел саен аларны имтиханга әзерләүче укытучылар белән сөйләштек.


“Йолдызлы гаилә”


 Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар турында укып, аларның гаилә традицияләре белән танышырга мөмкин.


“Онытылмый ул сугыш...”


Бу санда конкурс игълан итәбез. Бөек Ватан сугышы белән бәйле истәлекле гаилә хатирәләрен укучыларыбыздан көтеп калабыз. Редакциягә килгән барлык язмаларны сез безнең сайтта, ә иң кызыклыларын журналыбыз битләрендә май һәм июнь саннарында күрә алачаксыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ