Логотип Магариф уку
Цитата:

Тиздән “Гаилә һәм мәктәп” журналының сентябрь саны дөнья күрәчәк

Укучылар, укытучылар һәм әти-әниләрнең сабыр канатын сыный торган айга аяк бастык. Бала белән ничек дәрес әзерләргә? Кызыксынуын ни рәвешле арттырырга? Имтиханнар турында кайчан уйлый башларга? Сораул...

Укучылар, укытучылар һәм әти-әниләрнең сабыр канатын сыный торган айга аяк бастык. Бала белән ничек дәрес әзерләргә? Кызыксынуын ни рәвешле арттырырга? Имтиханнар турында кайчан уйлый башларга? Сораулар бихисап. Бу санда журналистлар, белгечләр һәм әти-әниләр белән берлектә, аларга җавап эзләде.


Сабые әле балалар бакчасына гына йөрүче әти-әниләрнең үз борчуы: нәни кешене тыңларга, аңларга, уйларга өйрәтәсе бар. “ГМ” моңа ирешү өчен махсус уеннарны барлады. Гаиләдә кечкенә баласы булганнар тагын бер бик тә файдалы мәгълүмат таба ала бу санда. Журналны укып, балалар бакчасы өчен түләгән акчаның бер өлешен кайтару җаен белерсез.


“Зыялы гаилә” сәхифәсенең бу сандагы кунагы – Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин. “Йолдызлы гаилә”дә исә скрипкачы Иркә Гайнемөхәммәтова һәм аның уникаль сәләтен ача алган гаилә учагы белән таныша аласыз.


Кибеткә кергәч, әйбер сорап кычкырып елаучы, әле хәтта идәнгә ятып акыручы балаларны да очратырга мөмкин. Мондый минутларда әти-әни нинди кыен хәлдә кала... Нишләргә? Кеше барында акырмасын гына дип, сораган әйберен алып, кулына тоттырыргамы? Әллә баланы кибеткә ияртеп йөрүдән туктаргамы? Журналның сентябрь санында бу сорауларга да җавап бар.


Кайчакта тамаша кылырга күңелсез тоелган спорт ярышларын да бизәп җибәрә торган мизгел була. Ул – тәнәфес вакытында помпоннар белән биюле шоу. Черлидинг дип аталган әлеге чыгышның аерым спорт төре икәнен әле күпләр белмидер дә! Шулай икән, “Черлидинг – биюле шоу” язмасын укымый калмагыз.


Балалар, үсмерләр арасында нинди генә чирләр юк. Салкын тидереп авыру турында сүз бармый монда, анысы узгынчы гына. Гомер буе дәваланырга кирәк булган авырулар да бар. Шуларның берсе – ревматик чирләр. Нинди авыру бу? Дәвалау юллары бармы? Республиканың төп балалар кардиоревматологы шул хакта бәян итә. Язмыш сынауларына бирешмичә, бу авыруны җиңә алган Балтач кызы Зөһрә Гарәфетдинова һәм аның тормышны яратучы әти-әниләренең фикере дә кызыклы булыр дип уйлыйбыз.


Шунысын да искәртик: сентябрь башыннан “Гаилә һәм мәктәп” журналына 2017 елның I яртыеллыгы өчен язылу башланды. П2429 индексы буенча язылу бәясе 585,06 сум. Күп балалы, ятим бала үстерүче, әби-бабайлы һ.б. гаиләләргә ташламалар каралган: журналга ярты елга П3384 индексы буенча 537,06 сумга гына да язылырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ