Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда “Тоталь диктант”ны Г.Камал театры актеры Рамил Вәҗиев яздырачак

Бу атнада шимбә көнне, ягъни 18 апрельдә көндезге сәгать өчтә Казанда “Тоталь диктант” халыкара акциясе уздырыла (былтыр ул 12 апрельдә булды). Диктант текстын Татарстан башкаласында 10 мәйданчыкты яз...

Бу атнада шимбә көнне, ягъни 18 апрельдә көндезге сәгать өчтә Казанда “Тоталь диктант” халыкара акциясе уздырыла (былтыр ул 12 апрельдә булды). Диктант текстын Татарстан башкаласында 10 мәйданчыкты язып була. Алар арасында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы матбугат холлы, КФУ (Физика институты бинасы), IT-park, ТР Халыклар дуслыгы йорты, КДМУ, А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ), Казан элемтә электр техникумы, Казан сәүдә-икътисад техникумы, Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе һәм “Навигатор кампус” роботехнопаркы бар.


Татарстанда акцияне ТР яшьләренең инициатив төркеме, ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе, “Навигатор кампус” роботехнопаркы, ТР Халыклары яшьләр ассамблеясе ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән оештыра.


“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Тоталь диктант” текстын Татарстанның атказанган артисты, Д.Сираҗиев исемендәге театраль премия лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Рамил Вәҗиев укыячак.


Казанлыларның язма эшләрен КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының филология кафедрасы укытучылары һәм ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе әгъзалары тикшерә, дип хәбәр иттеләр “Татмедиа” АҖнең ММЧ белән элемтә бүлегендә.


“Татар-информ” МА мәйданчыгы (Декабристлар урамы, 2 нче йорт) бары тик массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен генә билгеләнгән.


«Татар-информ» МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ