Логотип Магариф уку
Цитата:

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы "Фиксики" мультсериалын татарчага тәрҗемә итте

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы "2014-2020 нче елларда ТР дәүләт телләрен һәм ТР башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасы кысаларында татар теленә "Фиксики"/"Фик...

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы "2014-2020 нче елларда ТР дәүләт телләрен һәм ТР башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасы кысаларында татар теленә "Фиксики"/"Фиксиләр" мультипликацион сериалын тәрҗемә итте.


Дубляжны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча "Халкыбыз мирасы" компаниясе әзерләде. Мультсериалның 60 сериясен дә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында карарга мөмкин.


Белешмә өчен:


"Халкыбыз мирасы" компаниясе тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча "Простаквашинодан өчәү", "Бәләкәч һәм Карлсон", "Винни-Пух", "Арыслан һәм Ташбака", "Унике ай", "38 попугай", "Крокодил Гена", "Чебурашка", "Гав исемле мәче баласы" һ.б. мультфильмнарга татарча тавыш бирелде.


ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ