Логотип Магариф уку
Цитата:

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы татар гимназияләре рейтингын игълан итте

Шушы көннәрдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстандагы татар гимназияләре рейтингын игълан итте. Исемлеккә 39 уку йорты кергән. Аларның эшчәнлеге белем сыйфаты буенча бәяләнгән.Аерым алганда, рейт...

Шушы көннәрдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстандагы татар гимназияләре рейтингын игълан итте. Исемлеккә 39 уку йорты кергән. Аларның эшчәнлеге белем сыйфаты буенча бәяләнгән.


Аерым алганда, рейтинг бердәм дәүләт имтиханы күрсәткече (рус теленнән уртача балл), бердәм дәүләт имтиханы күрсәткече (математикадан уртача балл), БДИда 80 баллдан югары күрсәткечләргә ирешкән укучылар өлеше, XI сыйныфта аттестат алган укучылар өлеше, татар теленнән бердәм республика тесты күрсәткече (IX сыйныф), IX сыйныфта төп дәүләт имтиханы күрсәткече (рус теленнән һәм математикадан уртача баллар), татар теле һәм әдәбиятыннан, рус теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадаларында җиңү яулаган укучылары саны өлеше, бөтенроссия предмет олимпиадаларында җиңү яулаган укучылары саны өлеше, татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиадада, "Илһам" яшь язучылар республика бәйгесендә җиңү яулаган укучылар өлешен чагылдырган 10 позициядән тора.


Беренче унлыкка Казанның 4 нче гимназия-интернаты, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, Яр Чаллыдагы 54 нче һәм 2 нче гимназияләр, Казанның 12 нче гимназиясе, Казанның 27 нче гимназиясе, Әлмәтнең 1 нче гимназиясе, Казанның 5 нче гимназиясе, Казанның 16 нчы гимназиясе, Казанның 2 нче гимназиясе кергән. 


11-28 нче урында - Түбән Каманың 2 нче гимназиясе, Казанның 155 нче гимназиясе, Алабуганың 1 нче гимназиясе, Кукмараның 1 нче гимназиясе, Казанның 4 нче гимназиясе, Баулының 4 нче гимназиясе, Казанның 13 нче гимназиясе, Казанның 15 нче гимназиясе, Казанның 17 нче гимназиясе, Казанның 20 нче гимназиясе, Казанның 14 нче гимназиясе, Минзәлә гимназиясе, Түбән Каманың 1 нче гимназиясе, Бөгелмәнең 14 нче гимназиясе, Казанның 3 нче гимназиясе, Казанның 18 нче гимназиясе, Азнакай гимназиясе, Яшел Үзәннең 5 нче гимназиясе, Казанның 10 нчы гимназиясе, Казанның 90 нчы гимназиясе.


29-37 позицияләрдә - Алабуганың 2 нче гимназиясе, Яр Чаллының 29 нчы гимназиясе, Кукмараның Зур Сәрдек гимназиясе, Казанның 1 нче гимназиясе, Лениногорскиның 11 нче гимназиясе, Казанның 11 нче гимназиясе, Яшел Үзәндәге Осиново гимназиясе, Зәйнең татар гимназиясе, Ютазының Урыссу гимназиясе.


Исемлек.


1. Казанның 4 нче гимназия-интернаты
2. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат
3. Яр Чаллыдагы 54 нче гимназия
4. Яр Чаллыдагы 2 нче гимназия
5. Казанның 12 нче гимназиясе
6. Казанның 27 нче гимназиясе
7. Әлмәтнең 1 нче гимназиясе
8. Казанның 5 нче гимназиясе
9. Казанның 16 нчы гимназиясе
10. Казанның 2 нче гимназиясе
 

11. Түбән Каманың 2 нче гимназиясе


12. Казанның 155 нче гимназиясе


13. Алабуганың 1 нче гимназиясе


14. Кукмараның 1 нче гимназиясе


15. Казанның 4 нче гимназиясе


16. Баулының 4 нче гимназиясе


17. Казанның 13 нче гимназиясе


18. Казанның 15 нче гимназиясе


19. Казанның 17 нче гимназиясе,


20. Казанның 20 нче гимназиясе


21. Казанның 14 нче гимназиясе


21. Минзәлә гимназиясе


22. Түбән Каманың 1 нче гимназиясе


23. Бөгелмәнең 14 нче гимназиясе


24. Казанның 3 нче гимназиясе


24. Казанның 18 нче гимназиясе


25. Азнакай гимназиясе


26. Яшел Үзәннең 5 нче гимназиясе


27. Казанның 10 нчы гимназиясе


28. Казанның 90 нчы гимназиясе


 

29. Алабуганың 2 нче гимназиясе


30. Яр Чаллының 29 нчы гимназиясе


31. Кукмараның Зур Сәрдек гимназиясе


32. Казанның 1 нче гимназиясе


33. Лениногорскиның 11 нче гимназиясе


34. Казанның 11 нче гимназиясе


35. Яшел Үзәндәге Осиново гимназиясе


36. Зәйнең татар гимназиясе,


37. Ютазының Урыссу гимназиясе


Рейтинг мәгълүматлары ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ