Логотип Магариф уку
Цитата:

ТР мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлады

Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары!2014 елның 24 маенда республикабызның 20 меңнән артык унберенче сыйныф укучысы өчен соңгы мәртәбә мәктәп белән хушлашуны гына түгел, ә олы тормыш юлы башлануын хәбә...

Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары!


2014 елның 24 маенда республикабызның 20 меңнән артык унберенче сыйныф укучысы өчен соңгы мәртәбә мәктәп белән хушлашуны гына түгел, ә олы тормыш юлы башлануын хәбәр итүче кыңгырау чыңлаячак. Сезнең алда торган иң беренче бурыч – уңышлы итеп БДИ тапшыру һәм булачак һөнәрегезне сайлау. Чыгарылыш укучыларының күбесе тиздән югары уку йортларына юл алачак. Һәрберегезнең тормышта бар нәрсәгә дә ирешүен телим – үзегез теләгән кызыклы һөнәр сайлагыз һәм кәнагатьләнү хисе алып килерлек, алган белемнәрегезне файдалана алырлык өлкәдә эшләгез.


Бүген Татарстан Республикасында, һәрберегез үз максатларына ирешсен өчен, барлык шартлар да булдырылган. Бездә уңышлы предприятияләр бик күп, IT-парклар, “Алабуга” ирекле икътисади зона бар. Барлык яңа оешмалар да югары квалификацияле яңа буын белгечләренә мохтаҗ. Республикабыз Хөкүмәте урта һөнәри белем өлкәсенә һәм аны яңартуга зур игътибар бирә. Бүген без укыту сыйфатын арттыру өчен эре предприятияләр белән берлектә көллиятләрне һәм техникумнарны үстерү белән шөгыльләнәбез. Берничә көн элек Казанда WorldSkills Russia-2014 II Милли чемпионаты тәмамланды. Әлеге чарада катнашу һәм бүгенге көндә эшче һөнәрләренең ни дәрәҗәдә югары технологияле һәм заман таләп иткән һөнәрләр булуына инану мөмкинлеген файдалангансыздыр дип уйлыйм. Үз һөнәри юлыңны билгеләү – ул җаваплы адым. Чемпионатта катнашу сезгә булачак һөнәрегезне дөрес сайларга ярдәм итәр дип өметләнәм.


Аерым рәхмәт сүзләрен бу көнне үз укучыларына биргән белемнәре һәм осталыклары, сабырлыклары һәм хезмәтләренә битараф булмаганы өчен безнең хөрмәтле укытучыларыбызга әйтәсе килә.


Әти-әниләрнең соңгы кыңгырауга нинди дулкынлану белән килүен беләм. Балаларыгызның уңышлары сезгә яратуыгыз, кайгыртучанлыгыгыз һәм сабырлыгыгыз өчен бүләк булсын.


Бүген сезгә башка мәктәп укучылары да зур хөрмәт һәм ак көнләшү белән карый. Алар өчен шатлыклы кыңгырау яңгыравы күптән көтелгән каникулларны белдерә. Тулы бер уку елы артта калды, актив ял итәр һәм яңа ачышлар өчен көч һәм энергия туплар вакыт җитте. Укучылар! Җәйге ялларыгыз күңелле үтсен һәм күп якты истәлекләр алып килсен. Мин һәммәгезгә дә уңышлар телим. Исегездә тотыгыз, һәр хыял тормышка аша ала һәм бар нәрсә дә үзегездән генә тора! Хәерле юл сезгә!


Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттахов.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ