Логотип Магариф уку
Цитата:

Җиде яшькә кадәрге балалар хәзер электричкаларда бушлай йөри ала

Җиде яшькә кадәрге балалар өчен шәһәр яны электр поездларында йөрү бушлай булачак, тиешле закон бүгенге көннән үз көченә керә. Федераль норма барлык төбәкләрдә дә эшли, дип хәбәр итте РФ Дәүләт Думасы...


Җиде яшькә кадәрге балалар өчен шәһәр яны электр поездларында йөрү бушлай булачак, тиешле закон бүгенге көннән үз көченә керә. Федераль норма барлык төбәкләрдә дә эшли, дип хәбәр итте РФ Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин.




Ташламаны алу өчен баланың туу турындагы таныклыгын күрсәтергә кирәк.
Володин искәртеп узганча, закон кабул ителгәнче Россиянең 48 субъектында гына биш яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балаларны йөртү өчен өлешчә түләү каралган иде. Аларга гамәлдәге тарифның 50 процентыннан 75 процентына кадәр ташлама бирелгән.
Җиде яшькә кадәрге балаларны электричкаларда бушлай йөртү турындагы документны элегрәк РФ Президенты Владимир Путин имзалады.

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ