Логотип Магариф уку
Цитата:

Үлемсез полкта катнашу кагыйдәләре

Килде ул көн күкрәкләрдәОрден-медальләрне чыңлатып...Соңгы елларда илдә Җиңү бәйрәме уңаеннан “Үлемсез полк” акциясе үткәрелә башлавы хәтере саега барган халыкның йөрәгенә сары май булып ятты. Иң элек...

Килде ул көн күкрәкләрдә
Орден-медальләрне чыңлатып...

Соңгы елларда илдә Җиңү бәйрәме уңаеннан “Үлемсез полк” акциясе үткәрелә башлавы хәтере саега барган халыкның йөрәгенә сары май булып ятты. Иң элек һәр кеше әлеге бәйрәмдә читтән күзәтүче булып түгел, бәлки шәхсән үзенең катнаша алуына чиксез куанды. Чөнки һәркемнең йөрәгендә сугыш ярасы бар. Ул яра – урамда атлаучыларның сугыш кырларында башларын салган якын туганнары. Ул яра – әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз сөйләгәннәрдән безнең йөрәкләргә күчкән сугыш афәте хатирәләре. Бу ятлар ярасы түгел, үзебезнең яра! Нәкъ менә шуның өчен әлеге хәрәкәтне бөтен халык күтәреп алды һәм аңа бердәм кушылды. Әлеге халыкара хәрәкәт май ае белән бергә, Вьетнам, Монголия, Исраил, Кипр, Польша, Австрия, Алмания, Ирландия, Норвегия, Словакия кебек Азия, Европада урнашкан илләрдә башланып китте һәм киң колач белән дәвам итә. Фашистларны җиңүдә төп көч булып катнашкан мәмләкәтебез Россиядә бу хәрәкәт 9 Майда – Бөек Җиңү көнендә уза – меңнәрчә россияле, сугышта катнашкан туганнарының фотолары беркетелгән плакатлар күтәреп, үзләре яшәгән калаларның үзәк урамнары аша олуг мәйданнарда урнашкан һәйкәлләр янына җыелачак. Безнең Татарстаныбыз һәм башкалабыз Казан да бу хәрәкәттә иманы кушуы буенча катнаша. Әлеге саваплы йөрешкә теләге булган һәркем чыга ала. Ниндидер оешмага кереп акциядә буласыңны белдерәсе, теркәләсе, хәтта ки моның өчен түлисе дә юк. Билгеле бер вакытта тиешле урынга килеп басуың җитә. Үзең белән бары тик туганыңның фотосы яки (ул булмаганда) исем-фамилиясе язылган транспарат алырга гына онытмаска кирәк. Фото беркетелгән плакатларны укытучың белән мәктәптә дә, өйдә дә, полиграфия үзәкләрендә дә эшләтеп алырга мөмкин. Фотода хәтта туганыгыз булуы да мәҗбүри түгел. Сезнең максат – җиңүчеләргә хөрмәт белдерү.
Башкалабыздагы йөрештә катнашучыларны 13.00 сәгатьтә К.Маркс һәм Л.Толстой урамнары чатында көтәләр. “Үлемсез полк” 15.00 сәгатьтә урыныннан кузгалып китә. Баш очларына әнә шул тарихи плакатларны күтәргән хәлдә, халык үзәк урамнар аша Меңьеллык мәйданына юнәләчәк. Татарстанда быел бу саваплы хәрәкәттә 70 меңнән артык кеше, шул исәптән 35 мең укучы һәм студент катнаша.


Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ