Үсәли мәктәбе укучылары геройлар авылында экскурсиядә

Яңа музей оештырганнарын ишеткәч, укучыларымны күрше Албай авылына алып бардым. Максатым биш герой биргән авыл белән таныштыру, музейны күрсәтү иде. Албай геройларына багышланган Батырлык дәресләрен февральдә үк уздырган идек. Советлар Союзы Геройлары – өлкән лейтенант, укчылар ротасы командиры Иван Тихонович Максимов, өлкән лейтенант, механикалаштырылган батальон командиры Михаил Кириллович Москвин, үз вакытында герой исеме бирелмичә калып, илебезгә Россия Герое булып кайткан Георгий Семёнович Смирнов, гражданнар сугышында полк, дивизия командиры, ә 1923 – 1925 елларда ТАССР хәрби комиссары булган Степан Васильевич Домолазов, Социалистик Хезмәт Герое, Татарстанның һәм Россиянең атказанган урманчысы Иван Захарович Ивановларны биргән уникаль керәшен авылы ул Албай. Советлар Союзы Герое исеме бирелмичә калган тагын бер батыры бар Албайның. Николай Степанович Гаврилов ул. Ләкин Ватаныбызның ике Кызыл Йолдыз, ике Кызыл Байрак, беренче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнарына лаек кеше – болай да герой инде ул.

Албай музее безгә бик ошады. Заманча стендлар белән эшләнгән, өр-яңа витриналар куелган матур музей күреп кайттык без. Югарыда искә алынган батырларның һәммәсенә аерым стенд эшләнгән. Алар турында Албай мәктәбе директоры Климент Михайлович Кирушин матур итеп сөйләп чыкты. Бик күп яңа информация алып кайттык. Биредә беренче бөтендөнья сугышында ике тапкыр «Георгиевский крест» белән бүләкләнгән Николай Гаврилович Гаврилов турында да мәгълүматлар бар. Әфган, Чечен сугышы ветераннарына, гомерләрен хәрби хезмәткә багышланган кешеләргә, авыл, урман хуҗалыгында зур уңышларга ирешкәннәргә, мәгариф, фән, әдәбият- сәнгать, медицина, спорт өлкәләрендә үз эзләрен калдырганнарга аерым стендлар булдырылган. Пионер оешмасының быел булачак 100 еллыгы уңаеннан кызыл галстуклар тагып та фотога төштек.

Биредә Бөек Ватан сугышы ветераннарына аерым бүлмә, борынгы өй күренешенә дә аерым урын бирергә онытмаганнар.

Музей җитәкчесе Елизавета Васильевна Кирушина мәктәп белән дә, «Домолазов йорты» – балалар бакчасы бинасы белән дә таныштырды. Бу йортны гражданнар сугышы герое С.В.Домолазов җиткерттергән. Шунысы кызык: ул аны бертуган энесенә түгел, ә колхозга бирергә дип васыять иткән. Геройларның туган нигезләренең дә кайдалыгын күрсәтеп үтте музей җитәкчесе. Укучылар шулай ук Албай авылының чиркәү, приход мәктәпләре тарихы белән таныштырылды.

Албайга экскурсиябез бик тә уңай тәэсирләр калдырды. Бигрәк тә музей ошады. Аны торгызуда районыбыз башлыгы А.П.Иванов, мәдәният бүлеге мөдире С.П.Спиридоновлар бик булышкан. Әлеге бинаны төзекләндерүдә һәм яңартылган музейны эшләтүдә мәктәп директоры К.М.Кирушин, авыл җирлеге башлыгы И.П.Крешковлар да күп көч куйган. Музей җитәкчесе Е.В.Кирушина укучыларыбызга  шул турыда да әйтеп узды. Ә үзе ул яңа музейны эшләгәндә аның беренче оештыручылары, элеккеге тарих укытучылары – Михаил Григорьевич  белән Анна Ивановна җыйган материалларга таянган. Алар исемен берничә тапкыр искә алды ул. Анна Ивановна бүген дә исән, музей тормышы белән һаман да кызыксынып тора, бирегә еш килә икән.

Без мәктәп җитәкчеләренең бу җылы очрашуны оештыруына, кунак итеп кабул итүләренә, төшке аш белән сыйлап кайтаруларына зур рәхмәт әйтеп кайтып киттек. Безгә Албай авылының  үз геройларын хөрмәтли белүе, алар белән горурланып яшәве бик ошады.

Лидия КОНСТАНТИНОВА,
Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең тарих укытучысы, 6 нчы сыйныф җитәкчесе

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.