«Үз балабызга кеше балаларына биргән игътибарны күрсәтә алабызмы соң?»

Инде үзем әни булгангамы, әллә балаларым әлегә кечкенә булганга, миңа бар нәрсә бары тик әниләр тирәсендә генә әйләнәдер кебек. Ә бит ныклап уйлап карасак, чынлап та, шулай. Дөньяда әниләр булганга күрә генә, кешелек тә бар. «Ана – шәфкать диңгезе», «Ана өчен уч төбендә тәбә кыздырсаң да, бурычыңны кире кайтара алмассың» дигән безнең халкыбыз, чөнки аналар – кешелек тоткасы.

28 ноябрь – Әниләр көне. Әлеге көннең кышның зәмһәрир салкыннары алдыннан билгеләп үтелүе дә юкка түгелдер. Әниләр йөрәгеннән чыккан җылы бар дөньяны җылыта! Салкын кышлар аша ул безне ямьле язга озата. Ямьле язны чәчәкле җәй айлары каршы ала. Җәйне моңсу көзләр алыштыра. Ә мәңге тугрылыклы, игелекле, эчкерсез, бернинди таләпләр дә куймый торган гаҗәеп зирәк, керсез ана мәхәббәте, йөрәк җылысы безне гомер буе озата бара.

Әниләрдән дә газиз, әниләрдән дә якын кеше юк шул балага. Бәйрәм алды хис-кичерешләргә болай да бай була, эш-хезмәтең дә балалар дөньясы белән бәйле булгач, күңелләр икеләтә нечкәрә.

«Ана назы өләшә ул,

Һәммәбезгә җиткерә.

Аның әйткән һәрбер сүзе

Күңелгә үтеп керә.

Һәрвакыт елмаеп-көлеп,

Дәресләрен аңлата,

Кәефсез чакта юата,

Яраткан Әни-апа», –

дигән юлларга юлыктым. Әйе, укытучы мәктәптә икенче әнигә әверелә: әле балалар бакчасыннан чак аерылып, мәктәп бусагасын атлап кергәннән соң, балаларның күп вакыты мәктәптә үтә бит. Ә күзләреңә мең сорау, өмет белән карап торган балаларга бар күңелен, йөрәк җылысын бирергә омтылган укытучыны өендә дүрт күз белән үз сабыйлары көтеп тора. Нинди олы йөрәкле, киң күңелле, чын мәгънәсендә бөтен дөньяны колачларлык күңел җылысы кирәк бит укытучыга!

«Улы-кызына әни ул,

Мәктәпкә килгәч – апа.

Сыйныфыбыз гаилә кебек,

Анадай Әни-апа!

Өйрәндек хәреф танырга,

Укырга һәм санарга.

Әни-апабыз өндәде

Милләт өчен янарга», –

дип дәвам итә шигырь юллары. Хөрмәтле хезмәттәшем Әнисә Хәниф кызы Хәсәншинага багышланган ул. Дүртенче сыйныфны тәмамлап, өлкән сыйныфларга күчкәндә, укучылары һәм аларның әти-әниләре рәхмәтләрен шулай шигырь аша җиткергәннәр.

Әнисә Хәниф кызы белән егерме елга якын бер коллективта эшлибез. Үзенең сабырлыгы, эчкерсезлеге, бар кешегә дә тигез каравы белән күңелгә якын ул. Матур табигатьле Мөслим районы Елгабаш авылында туып үскән Әнисә апа. Якташым булуы белән дә горурланам. Укучыларының да, аларның әти-әниләренең дә ихтирамын казанып, җаны-тәне белән бирелеп, хезмәтенең тәмен тоеп эшли Әнисә Хәнифовна. Ә гаиләсендә бер ул, бер кызга гомер бүләк итеп, аларга матур тәрбия бирергә өлгергән үрнәк әни дә әле ул. Инде бүген оныклар белән мәш килә: «Бала баласы балдан татлы», – диләр, күңел җылысын аларга да өләшә.

Әнисә Хәниф кызы – хезмәттәшләре арасында зур хөрмәт казанган шәхес. Кирәк вакытта урынлы сабыр киңәшләре белән ярдәм итә, еллар дәвамында тупланган тәҗрибәсе белән уртаклаша. Әниләр көне уңаеннан тәҗрибәле остазыбыз белән укытучы хезмәте, бала тәрбияләү, эш сәгате чикләнмәгән укытучы һөнәрен сайлаган яшь әниләр турында сөйләштек.

– Гимназиядә балаларның яраткан укытучы апалары булсагыз, өйдә Сез улыгыз Илдар һәм кызыгыз Ләйсәннең кадерле әнисе бит. Аларга вакытыгыз кала идеме? Кечкенә вакытта әни ярдәме, аның янда булуы аеруча да кирәк. Эшегезгә бәйле рәвештә аларның сезгә үпкәләгән вакытлары булдымы?

– Укытучы кеше таләпчән булырга тиеш дип уйлыйм мин. Күрәмсең, канга сеңгән бу гадәт өйдә балаларым белән аралашканда да чагылыш тапкандыр. Кызыма, улыма карыйм да: «Бигрәк таләпчән болар гаиләдә», – дип куям. Укучыларыма таләпчән булган кебек, өйдә үз балаларыма да артык кырыс булмадыммы икән дигән уй килә кайчак. Бәлки, таләпчәнлек белән, йөрәк түрендәге өзелеп ярату, җылылык бергә үрелеп баргандыр. Күп вакыт «Укытучының үз гаиләсенә вакыты калмый», – дигән сүзләрне ишетергә туры килә.  Үзара әйтәбез бит инде бу сүзләрне. Бик үк дөрес димәс идем. Олы йөрәкле, киң күңелле, тормышны, кешеләрне, гомумән, кеше балаларын үз баласы кебек чын күңелдән ярата алган кеше генә укытучы булып эшли ала бит. Ә үз балаңа булган мәхәббәт, сөю, ярату ул бөтенләй башка. Җаныңның һәр күзәнәге ерактан тоя үз сабыен. Сайлаган һөнәремнең авырлыгын, җаваплылыгын, сабырлык һәм бик күп тә вакыт, гаиләгә дә кирәкле вакытны таләп итүен бала чактан күреп, белеп үстем, чөнки әнием укытучы иде. Көн саен күреп торсам да, бер өйдә яшәсәм дә, бергә йокласам да, бик сагына идем әниемне, чөнки аның безнең белән иркенләп аралашырга вакыты калмый иде. Үзем дә үткән тормышыма әйләнеп карыйм да минем дә балаларым шулай мине сагынып яшәмәделәрме икән дигән уй йөрәгемне телеп ала. Оныкларым белән ничек аралашуымны күреп торган кызым әйтеп куймасынмы беркөнне: «И әни, – ди, – безнең белән дә шулай шөгыльләнгән булсаң, кем булган булыр идек икән без?!». Уйга калдым шул сүзләрдән соң: чыннан да, «Әни, булыш әле», – дип, ярдәм сорап килгәндә, кире борган чакларым күп булды, ахры. Чөнки укытучының эш сәгате чиксез, үзең беләсең. Күпме эш өйгә ияреп кайта иде. «Дәфтәр тикшерәсе бар бит, кызым, дәрес планнары төзисем, дәрескә әзерләнәсем бар, үзегез карагыз инде үз эшегезне», – дия идем күп очракта. Дөресен әйтергә кирәк: балаларымны тәрбияләргә вакыт та калмый иде. Укытучы ул һәрвакыт халык арасында, күз уңында, һәрвакыт үзен кысаларда тотарга тиеш. Укытучы – һәркем өчен үрнәк. Менә шулай үз үрнәгебездә тәрбияләнде инде балаларыбыз да. Йөзгә кызыллык китергәннәре булмады, Аллага шөкер.

– Хәзер инде улыгыз да, кызыгыз да тормышта үз урыннарын табып, матур тормыш белән яшиләр, оныклар белән мәш киләсез. Бала тәрбияләгәндә нинди хаталар җибәрәбез, тәҗрибәле әни кеше буларак, нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк дип саныйсыз?

– «Иң беренче тәрбия чаткыларын бала гаилә шартларында ала», – дип әйткән А.С.Макаренко. Бу фикерне бөек рус язучысы Л.Н.Толстой да куәтли. Кызганыч, гаилә тәрбиясе һәрвакытта да уңышлы гына бармый. Иң зур ялгышлык безнең балага бар нәрсәне рөхсәт итүче ата-ана ясый дияр идем. Мәктәпкә килгәч, мондый балага гомуми таләпләргә буйсыну бик авырга туры килә, чөнки ул гаиләдә үзенекен эшләп өйрәнгән, ә биредә таләпләргә буйсынырга кирәк. Каршылык килеп туа. Нәтиҗәдә, баланың психикасына зыян килә. Икенче ялгышыбыз – кирәгеннән артык ирек кую, балага сукырларча табыну, чамадан тыш иркәләү. Балам кимсенмәсен дип, ни сораса, шуны алып бирәбез – бик нык ялгышабыз. Чын мәгънәсендә эгоист, хезмәт куеп табылган акчасының кадерен белмәүче, аларны санга сукмаучы бер кеше булып үсәргә мөмкин бу бала. Тагын бер ялгышыбыз: бала тумас борын, тәпи йөри башламас борын, телефон тоттырабыз. Кечкенә сабыйның рухи дөньясында эстетик һәм әхлакый кыйммәтләр тудыручы чыганак телефон түгел, ә әдәби китаплар, җыр, музыка булса, гаиләдә бергәләп китаплар укылса, җырлар һәм музыка яңгыраса, шушы бердәмлек аша эстетик кыйммәтләр барлыкка килсә, әхлак тәрбияләнә дияр идем. Хәзер без укымый торган буын белән очраштык. Балада китапка карата уңай караш тәрбияләү – әти-әнинең бурычы. Бәлки, мин фикерләрем белән үткән заманда калганмындыр, бәлки, мин ялгышамдыр, ләкин китап укырга яратмаучы, телефон тотып утыручы баланы күреп, йөрәгем әрни. Тагын бер хатабыз, менә боларның барысына да шул хезмәт тәрбиясенең җитешеп бетмәведер дип уйлыйм, тормышыбызның гаять дәрәҗәдә яхшырып китүедер. Чынлап та, гаиләдә бит балага түгел, безнең үзебезгә дә эш юк дияр идем. Керне машина юа, идәнне робот чистарта. Ә бит хезмәт – дөньяда бары тик кешегә генә хас булган һәм бары тик ул гына лаек булган бәхет. Тормышта үзе теләгәнне башкаручыларны түгел, ә шушы минутта кирәк булганны үтәүчеләрне хөрмәт итәләр, көчле ихтыярлы, ышанычлы кешеләр итеп шуларны саныйлар. Әлеге хезмәт гадәтен балада кече яшьтән үстерә башларга кирәк. Ә хәзерге яшьләрдә бу – арткы планга китеп бара. Шуңа күрә дә эш сөймәгән, җиңел тормыш яратучы буын үсеп килә дияр идем. Бу – бик кызганыч.

Әнисә Хәнифовна,бүгенге заманда бала үстерүче укытучы яшь әниләргә нинди киңәшләр бирер идегез.

– Күпме балага җан җылысы, ярату, белем, тәрбия бирәбез, ә үз балабызга кеше балаларына биргән игътибарны күрсәтә алабызмы соң? Укытучы яшь әниләргә безнең ялгышларны кабатламагыз, үз балаларыгызга да калдырыгыз ул күңел җылысын, бар ресурсларны эштә бетереп кайтмагыз дияр идем. Укучылар мәктәпне тәмамлый да күздән югала. Алардан килеп ирешкән матур хәбәрләр күңелне сөендерә, билгеле. Ә бит үз балаң гомер буе синең белән. Аның уңышлары да, тормыш юлында очраган киртәләре дә синеке. Аның бәхете дә, бәхетсезлеге дә синеке. Аның ялгышы да, язмышы да синең белән бергә үрелеп бара. Шуңа күрә: «Әни!» – диеп, күзләрен мөлдерәтеп килгән сабыегызга, үтенечен кире какмыйча, җаен табып, күңел җылысын бирегез дияр идем. Соңыннан үкенерлек булмасын.

Айсылу ГАЛИЕВА,
Әлмәттәге Р.Фәхреддин исемендәге 1 нче татар гимназиясе укытучысы

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.