Логотип Магариф уку
Цитата:

1 июльдән балалар өчен пособиены 50 сумнан 10 мең сумга кадәр арттыралар

Быел 1 июльдән яшь ярымнан алып өч яшькә кадәрге балалар өчен пособиены 10 мең сумга кадәр арттыралар. Әлегә кадәр бу сумма 50 сум иде. Бу турыда Россия Премьер-министры Дмитрий Медведевка сылтама бел...

Быел 1 июльдән яшь ярымнан алып өч яшькә кадәрге балалар өчен пособиены 10 мең сумга кадәр арттыралар. Әлегә кадәр бу сумма 50 сум иде. Бу турыда Россия Премьер-министры Дмитрий Медведевка сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» агентлыгы. 
"Бер яшь ярымнан өч яшькә кадәрге балалары булган аз керемле гаиләләргә ярдәмне арттыру турында кара кабул ителде. Аларга ай саен бер бала өчен 10 мең сумнан артык акча түләнәчәк. Моңа кадәр бу 50 сум иде", - дип сөйләгән Медведев демография өлкәсендә Россия үсешенең илкүләм максатларына ирешү турында киңәшмәдә.
Хөкүмәт башлыгы бу сорауның Президент Владимир Путин белән 20 июньдә туры элемтә вакытында күтәрелгәнен дә искә төшергән.
"Хәзерге вакытта гаиләләрнең мохтаҗлыгы критерийларын ике яшәү минимумына кадәр арттыру турында закон проекты әзер. Моның ярдәмендә беренче һәм икенче бала өчен айлык пособие алучылар саны артачак", - дигән Медведев.
Шулай ук инвалид бала караучы хезмәткә яраклы, эшләмәүче ата-аналарга компенсация күләме дә ике тапкыр артачак.
"Бу чаралар быел 1 июльдән үк гамәлгә кертеләчәк", - дигән премьер.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ