4 майда «Аңлатабыз. Татарстан Республикасы» («Объясняем.Республика Татарстан») берләшмәсендә 1 нче сыйныфка керү мәсьәләләре буенча туры эфир узды.
Туры эфирда ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары — ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов катнашты.
Тыңлаучылар мәктәпкә керү сынауларын тапшырырырга кирәкме-юкмы дигән сорауларга, мәктәпкәчә белем бирү дәресләренә йөрү, беренче сыйныфка гаризалар бирү этаплары һәм ысуллары турында җаваплар алдылар.
Туры эфирның язмасын әлеге сылтама буенча кереп карый аласыз: https://vk.com/video-210948456_456239110?list=07873549acfb6f3b94