Логотип Магариф уку
Цитата:

100 мең сум акча бирәчәкләр. Кемнәргә?

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова республиканың яңа дәүләт бүләге — «Ата-ана фидакарьлеге» медале белән бергә 100 мең сум акча бире...

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова республиканың яңа дәүләт бүләге — «Ата-ана фидакарьлеге» медале белән бергә 100 мең сум акча биреләчәген әйтте.
«Гаилә һәм ата-ана хезмәтенең абруен күтәрү максатында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2022 елга Дәүләт Советына юлламасында яңа дәүләт бүләген — „Ата-ана фидакарьлеге“ медален гамәлгә кертергә кирәклеге турында әйтте», — диде Эльмира Зарипова.
Министр сүзләренчә, медаль белән гаилә законнары таләпләре нигезендә җиде һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче яисә тәрбияләгән гаиләләр бүләкләнәчәк. Гаиләдә кимендә бер балигъ булмаган бала булуы мөһим. Медаль җиде бала да исән-сау булып, җиденче балага җиде яшь тулгач бирелә.
«Бүләккә Татарстанда кимендә 10 ел яшәгән, социаль җаваплы гаилә төзегән, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы, балаларның сәламәтлеге, белеме, физик, рухи һәм әхлакый үсеше турында тиешенчә кайгыртуны тәэмин итүче ата-аналар яисә тәрбиягә бала алучылар тәкъдим ителәчәк. Ата-ананың берсенә медаль белән бергә 100 мең сум акча да биреләчәк», — диде Эльмира Зарипова. 
«Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ