Логотип Магариф уку
Цитата:

103 нче мәктәптә соңгы кыңгырау чыңлады

24 майда гомуми белем бирүче 103 нче урта мәктәпнең 4нче “а”, “б” һәм “в” сыйныфлары укучылары гөр килеп “Соңгы кыңгырау” бәйрәмен уздырдылар. Балалар тантанага әзерләнгән арада, икенче катның актлар...

24 майда гомуми белем бирүче 103 нче урта мәктәпнең 4нче “а”, “б” һәм “в” сыйныфлары укучылары гөр килеп “Соңгы кыңгырау” бәйрәмен уздырдылар. Балалар тантанага әзерләнгән арада, икенче катның актлар залы урнашкан коридоры ата-аналар белән тулган иде. Һәркем балаларының узачак бәйрәмдә уңышлы чыгыш ясавы өчен янып-көеп җан атарга килгән. Эч-серләрен белү өчен мин аларның берничәсенә мөрәҗәгать иттем. Ике бала әнисе, «Казантранс»компаниеләренең берсендә директор булып эшләүче Ләйсән Җамалетдинова да бирегә 4 нче “б” классын тәмамлаучы кызы Диләрәгә рухи ярдәм күрсәтергә килгән.
-Кызым берничә биюдә һәм театральләштерелгән тамашада катнаша, - ди Ләйсән ханым. - Үземнең дә бертөркем әниләр белән җыр башкарасым бар. Диләрә мәктәптә ударник булып укыды. Кызым биергә һәм “Балачак утравы”исемле театральләштерелгән тамашаларда уйнарга озынайтылган көн сәгатьләрендә өйрәнде. Укытучылары Рушания Мостафина мондый чыгышларда катнашырга безне дә чакыра. Концертларда үз балаң белән бергә уйнавы безне сабый чакларга кайтара. Мартта “Тере классик” исемле рубрикадан Аркадий Гайдарның “Зәңгәр таш” хикәясе буенча эшләнгән спектакль белән “Йолдызлы билет” шәһәр мәктәпләре конкурсында 3 нче урынны яуладык.
Әңгәмәгә Ләйсәннең аһирәте, “Махим” машиналар юу чаралары җитештерү компаниясе хезмәткәре Венера Шакирова кушылып китте:
-Чыгарылыш кичәсендә улым Женя катнаша. Минем улым арада иң тырышы, иң уңганы. Ул мәктәптә 4 ел дәвамында “5”ле билгеләренә генә укыды. Аеруча математиканы бик ярата. Биергә, бадминтон уйнарга, радиотехника белән шөгыльләнергә хушы китә.Менә килгән кунакларны залга дәштеләр. Ә сәхнәдә аларны иңбашларына кыеклап “Мәктәпнең чыгарылыш укучысы” дип язылган кызыл тасма аскан укучылар хоры каршы алды. Аларның җыры мәктәпнең игелекле укытучыларына багышланган иде. Җыр тәмамланганнан соң, башлангыч мәктәп мөдире Марина Андреева сүзне 103 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе директоры Ринат Нәкыйп улы Хәбибуллинга бирде.-Кадерле балалар, нәкъ дүрт ел элек сез уку гына түгел, юньләп сөйләшә дә белми идегез. Ә хәзер андый сүзне сезгә кем әйтә ала? Күреп торасыз, бу мәктәптә сезне бөтенесенә төшендерделәр – укырга да, биергә дә, җырларга да. Хәтта яшәргә дә! Заман белән бергә атлап барырга өйрәткән шундый зур гыйлемле укытучыларга зур рәхмәт әйтәсем килә. Сезне 4 ел дәвамында көн саен мәктәпкә әзерләп җибәргән әти-әниләрегезгә дә олуг рәхмәтебезне җиткерәсебез килә.Аннары сүз ата-аналар комитеты әгъзасы Ләйсән Җамалетдиновага бирелде.
-Балаларга мәктәпне матурлык йортына әйләндергән, сабыйларыбызны көн саен якты йөз белән каршы алган укытучыларыбызга бәхетле, аяз көннәр генә телисебез килә. Сезгә хезмәтегездә зур уңышлар телибез. Ярдәм кирәк булса, безгә мөрәҗәгать итегез.Бию төркеменең дә үз осталыгын күрсәтер вакыты җитте. Алар тамашачыларга борынгы бал мәҗлесләрендә башкарыла торган затлы кызлар биюен күрсәттеләр. Камилә Зарипова белән Зарина Гончарованың аккробатик номерларын да әти-әниләр яратып карады.
Мәктәп директоры Ринат Хәбибуллин 4 ел дәвамында отличник, ударник булып укыган, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан укучыларны мактау грамоталары белән бүләкләде. Аның һәр укучының кулын кысып: “Котлыйм!” –дип зурлавы өлкәннәр күңелендә балалары өчен горурлык хисләре уятты. Күзләренә яшьләр китерде. Юк, бу кайгы китергән күз яшьләре түгел, ә бәлки ата-аналарның балалары турында мактау сүзләре яңгыраганда шатлык хисләрен кичерүдән туган ихлас күз яшьләре иде.
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ