Логотип Магариф уку
Цитата:

1045 мәктәпне интернетка тоташтырачаклар

Яңа уку елында  республиканың 1045 мәктәбе  интернетка тоташтырылачак. Мондый чара шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан белем учакларын 100 МБ/с тизлектәге өзлексез интернет белән тәэмин итәргә мөмкинлек...






Яңа уку елында  республиканың 1045 мәктәбе  интернетка тоташтырылачак. Мондый чара шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан белем учакларын 100 МБ/с тизлектәге өзлексез интернет белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. 
«Татарстанда 1680 мәгариф объекты бар, шуларның 635 е интернетка тоташтырылган инде. Яңа уку елына калган 1045 мәктәп шулай ук тиз интернет белән  тәэмин ителәчәк», - дип хәбәр итте  ТР мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев.
Бу максатларга Татарстан бюджетыннан 1,1 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Югары тизлекле интернетны мәктәпләргә үткәрү дәресләр укытуда дистант элементларын кулланырга мөмкинлек бирер дип көтелә. Элегрәк Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында укытучылар һәм мәктәп укучылары тарафыннан дистанцион белем алуга күчү чорында эшләгән күнекмәләрнең яңа уку елында да кирәк булачагы турында хәбәр иттеләр.
Укытучыларга укучылар өчен биремнәр бирү җиңелрәк булыр дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ