111 бәхетле беренче сыйныф укучылары

Арчадагы 6 нчы урта мәктәп – шәһәребезнең Көнбатыш микрорайонында урнашкан гүзәл уку йорты. 886 укучысы, 34 сыйныф комплекты, 56 укытучысы булган белем йортында бүген матур бәйрәм узды. Мәктәбебез укучылар сафына бу уку елында беренче сыйныфка 111 баланы кабул итте.

Бәйрәмебездә мәртәбәле кунак – Арча районының ветераннар советы рәисе Рәмзия Шәриф кызы Хәмидуллина катнашты. Мәктәп директоры Дилүс Фәрит улы Мостафин укытучылар коллективын, укучыларны һәм ата-аналарны уку елы башлану белән котлады, изге теләкләрен җиткерде.

Уку елы уңышлы булсын, сәләтле укучыларыбыз көннән-көн артып торсын!

Энҗе МОСТАФИНА,

Арча районы мәгариф идарәсе методисты

Автор фотолары

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *