Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 2023 елның 14 февралендә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстанда Педагог һәм остаз елын ачу тантанасы узачак.
Татарстан Республикасында Педагог һәм остаз елын үткәрү өчен оештыру комитеты төзелде. Аның рәисе — Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева. Оештыру комитеты составына мәктәп директорлары, укытучылар, югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары, методистлар һәм район мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре, җәмәгатьчелек, башка министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән.
Ел дәвамында педагог һөнәренең абруен күтәрү, педагогик конкурслар, форумнар, фестивальләр, конференцияләр, слетлар, педагогик укулар һәм башкалар үткәреләчәк.
Фәния Лотфуллина