Логотип Магариф уку
Цитата:

1,4 миллионга якын студент тикшерү эшләре язачак

15 сентябрьдән 9 октябрьгә кадәр колледж һәм техникум студентлары тәүге тапкыр Бөтенроссия тикшерү эшләре язачак.  Бу – көндезге уку форматында белем алучы студентларга кагыла.«Урта һөнәри белем...

15 сентябрьдән 9 октябрьгә кадәр колледж һәм техникум студентлары тәүге тапкыр Бөтенроссия тикшерү эшләре язачак.  Бу – көндезге уку форматында белем алучы студентларга кагыла.
«Урта һөнәри белем бирү оешмаларында укучыларга 2021 елның көзендә беренче тапкыр Бөтенроссия тикшерү эшләрендә катнашырга туры киләчәк. Анда беренче курс студентлары, шулай ук алдагы уку елында гомуми белем бирү предметларын үзләштергән студентлар катнашачак», – дип хәбәр итә Рособрнадзорның мәгълүмат үзәге.
Ведомство мәгълүматларына караганда, тикшерү эшләрен дүрт меңгә якын көллият һәм техникумда 1,4 миллионга якын студент язачак.
Студентларга үз белгечлекләре буенча профильле тикшерү эшләре, шулай ук метапедмет нәтиҗәләрен бәяләүче тикшерү эшләрен башкарырга туры киләчәк. Урта буын белгечләрен әзерләү программалары буенча укучылар ике эш язачаклар: белем бирү оешмасы карары буенча сайлап алынган бер профильле уку фәнен – рус теле, математика, физика, химия, биология, табигать белеме, география, тарих, җәмгыять белеме, чит телләр, информатика.
Квалификацияле эшчеләр һәм хезмәткәрләр әзерләү программалары буенча укучылар бары тик бер генә эш язачаклар, дип хәбәр итә ТАСС.

Диләрә БАТРШИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ