16 майда Казан халкы һәм кунаклары ТР Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керә алачак, дип хәбәр итә музейның матбугат үзәге.
Килүчеләрне Г.Тукай әдәби музеена, А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеена, В.Ленинның музей-йортына, М.Җәлилнең музей-фатирына, Е.А. Боратынский музеена, 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалына, Ш.Камалның мемориаль фатиры булган татар әдәбияты тарихы музеена, К.Насыйри музеена һәм башкаларга бушлай кертәчәкләр.
Фәния Лотфуллина