Логотип Магариф уку
Цитата:

1812 елгы Ватан сугышының беренче этабы

Татар телендәге иң яхшы дәрес: тарих1812 елгы Ватан сугышының беренче этабы  (9 нчы сыйныфта тарих дәресе)Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең югары квалификация категориял...

Татар телендәге иң яхшы дәрес: тарих
1812 елгы Ватан сугышының беренче этабы  
(9 нчы сыйныфта тарих дәресе)
Ринат ХӘЙРУЛЛИН,
Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең югары квалификация категорияле тарих укытучысы
Көтелгән нәтиҗәләр:
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:
– Наполеон һөҗүменең халык өчен фаҗига булуын, 1812 елгы сугышның кешеләр язмышына, Россиянең алга таба үсешенә нинди йогынты ясавын аңлау;
– үз халкың һәм Ватаның өчен горурлану хисләре уяту;
– белем алуга уңай мотив формалаштыру;
– укучыларда дәрескә, тарихка уңай мөнәсәбәт булдыру.
Метапредмет нәтиҗәләр:
– мәгълүматларны анализлый белү нигезендә мөстәкыйль рәвештә танып белүгә кагылышлы биремнәр төзү, аларны чишә белү, мәгълүматларны логик ялгый белү күнекмәләрен үстерү;
– үз эшчәнлегеңне оештыра һәм көйли белү;
– мәгълүматның төрле чыганаклары белән эшли, фактларны анализлый һәм гомумиләштерә  белү;
– нәтиҗәләрне формалаштыра һәм нигезли белү.
Предмет нәтиҗәләре:
– 1812 елгы сугышның төп сәбәпләрен, сугышның беренче этабының төп вакыйгаларын белү;
– рус армиясенең чигенү сәбәпләрен аңлау;
– тарихи картаны укый, аны контурлы карта белән чагыштыра, тарихи чыганактан кирәкле белемне ала белү;
билгеләмәләрне аңлатып бирергә, тематика буенча бирелгән документлар белән эшләргә өйрәнү.
Бурычлар:
– дәреслек материалы һәм өстәмә материаллар, тарихи карта, схемалар белән эшләү нигезендә Наполеон армиясенең Россиягә һөҗүме белән бәйле төп вакыйгаларны өйрәнү;
– төркемләп фикер алышу нәтиҗәсендә Наполеон һөҗүменең сәбәпләренә төшенү, сугышның беренче этабында рус армиясенең чигенү сәбәпләрен билгеләү.
Дәрес тибы: яңа материал өйрәнү.
Дәрес формасы: тикшеренү.
Технологияләр: критик фикерләү технологиясе элементлары, проблемалы укыту, мәгълүмати технология.
Җиһазлау: . дәреслек (Арсентьев Н.М., Данилов.А.А. История России: XIX век. – М.: Просвещение, 2019), тарихи документ текстлары, контурлы карта, эш дәфтәре, компьютер, презентация.
Дәреснең технологик картасы




















































Дәрес этапларыЭтапның бурычларыУкытучы эшчәнлегеУкучы эшчәнлегеУниверсаль уку гамәлләре  
I. Оештыру этабыЭшләү өчен уңай психологик халәт булдыру.Сәламләү.
 
Дәреснең эшлекле ритмына кереп китү.
 
Коммуникатив: укытучы белән эшлекле хезмәттәшлекне планлаштыру.
Регулятив: үзеңнең уку эшчәнлегеңне планлаштыру.
Шәхескә кагылышлы: белем алуны мотивлаштыру.
II. Белемнәрне актуальләштерүБу дәрес өчен терәк булачак белемнәрне актуальләштерү.Укучыларның белемнәрен кабатлауны оештыру.Кабатлауда катнашу,
вакыйганың сәбәпләрен аңлату.
Танып белү: белемнәрне системалаштыру.
Коммуникатив: укытучы белән белем алу хезмәттәшлеге оештыру.
III. Дәрескә бурыч һәм максатлар куюУкучыларны белем алуга мотивлаштыруга,
аларның дәреснең максатларын кабул итүләренә ирешү.
Укучыларны мотивлаштыра, алар белән дәреснең максатын билгели, теманың актуальлегенә басым ясый.Дәфтәргә тема һәм максатларны язалар.Регулятив: максатны ачыклый белү һәм дәрестә алга таба эшләүнең планын төзү. Танып белү: аңлап, ирекле формада, телдән җавап текстлары әзерләү.
Шәхескә кагылышлы:
Үзбәя.
IV. Яңа материалны өйрәнү. Беренчел белемнәрне ныгыту
 
Сугышның беренче этабы барышын, сәбәпләрен, характерын күзаллау,  формалаштыру; укучыларны сугышта катнашучы тарихи шәхесләр белән таныштыру.
 
Материалны үзләштерү процессын һәм аның өстеннән контроль оештыру.Куелган бурычлар өстендә эшлиләр.Танып белү: төрле чыганаклардан мәгълүмат алу, аны эшкәртү, төрле формаларда тәкъдим итү; әлеге темага кызыксыну уяту.
Шәхескә кагылышлы: үзлектән белем алуга әзерлек формалаштыру.
Коммуникатив: үз фикерләрен телдән формалаштыра, үз позициясен белдерә, башкаларның чыгышын тыңлый һәм кабул итә алу.
V. Рефлексия Укучылар эшчәнлегенә бәя бирү.Укучылар эшчәнлегенә йомгак ясау.Укучылар дәрестәге үз эшчәнлекләренә бәя бирә.Регулятив: дәрестәге үз эшчәнлегенә бәя бирә.
 
VI. Өй эшеӨй эшен башкару тәртибен аңлатуга ирешү.Өй эшен үтәүгә бәйле комментарий бирә.Өй эшен башкару тәртибенә төшенә. 

 
Дәрес барышы

  1. Оештыру этабы

  2. Белемнәрне актуальләштерү


Укытучы. Бүгенге дәресне Александр I идарәсе башында булган вакыйгалар эзлеклелегеннән башлар идем. (1 нче слайд)
Сораулар
– Әлеге вакыйгалар илне нинди нәтиҗәләргә китерделәр яки китерергә мөмкин иделәр?
– Сездә нинди гипотезалар туды?
– Гипотезаларыгызны фактлар белән раслагыз.
– Сезнең фаразларыгызны тәкъдим ителүче ассоциатив рәт раслыймы? (2 нче слайд)
III. Дәрескә бурыч һәм максатлар кую
Укытучы. Шулай итеп, сезнең фаразлар расланды.
– Дәреснең темасын әйтеп карыйк әле. (1812 елгы Ватан сугышы.) (3 нче слайд)
– Бу тема безнең көннәрдә дә актуальме соң? (Укучыларның җаваплары.)
– Бу сугыш турында сез ниләр беләсез?
Укытучы. Дәрес өчен әзерләнгән эш кырының беренче өлешен тутырабыз. (Укучыларның һәркайсы эш кырындагы таблицаның «Беләм» дигән графасын тутыра. Аларның җаваплары нигезендә тактада да шушы эш алып барыла.)
Укытучы. Сугышларны өйрәнү алгоритмын искә төшерегез. (1 нче кушымта) Сугышларны өйрәнү алгоритмын файдаланып,  таблицаның «Белергә телим» графасы өчен сораулар әзерләгез. (Укытучы ярдәмендә укучылар сораулар төзи. (2 нче кушымта) Дәреснең буеннан-буена укучылар, куелган сорауларга тәңгәл китереп, таблицаның «Белдем» графасын тутыралар.)

  1. IV. Яңа материалны өйрәнү. Беренчел белемнәрне ныгыту


Укытучы. 1812 елның 12 июненә каршы төндә Наполеонның 650 меңлек армиясе Россия чикләрен үтеп керә башлый. Алар белән император үзе һәм Европаны тез чүктергән данлыклы полководецлар җитәкчелек итә. (4 нче слайд)
Наполеон Россиягә нинди максаттан һөҗүм итә соң? Безгә моны ачыкларга документлар ярдәм итәр.
1 нче документ. «Наполеонның Неманны кичкәндәге боерыгы. 10 июнь, 1812 ел».
«Солдатлар! Икенче Польша сугышы башланды. Беренчесе Тильзитта төгәлләнде. Тильзитта Россия Франция белән мәңгелек союзда булырга ант итте, шулай ук Англиягә каршы сугышта да. Ул үзенең антына хыянәт итте. Ул үзенең сәер адымнарына бернинди аңлатма бирергә теләми, ә Россия үз союзникларын алар иркенә ташламас. Россия авыр язмышка дучар ителгән. Аның язмышы хәл ителергә тиеш. Без хәзер Аустерлиц янындагы гына солдатлар түгел икәнне беләме икән ул? Ул безне намуссызлык белән сугыш арасына куя. Безнең карар икеләнүләрсез. Алга барыйк, Неманны кичик, сугышны Россия территориясенә күчерик. Россия белән без төзеячәк килешү безнең бу адымыбызны аклар, һәм инде 50 ел буе Россиянең Европа эшләренә җимергеч хакимлек итүенә нокта куяр».
Сорау. Наполеон сүзләре буенча сугышның сәбәпләре һәм сылтавы нәрсәдә?
Нәтиҗә. Наполеон ачыктан-ачык Европада Франциядән дә көчлерәк дәүләт булуын теләми. Сугышның сылтавы – Россиянең Тильзит килешүен бозуы.
Укытучы. Әйе, чынлап та, «Русларны цивилизацияле Европа эшләренә 25 ел катыша алмаслык итеп алып атарга кирәк», – дигән фикерне алга сөрә Наполеон. Ярты Европаны кулына төшергән Наполеон, дөнья белән хакимлек итәргә омтылып, Россияне дә басып алырга тели. Россия белән Франция арасындагы сугыш котылгысыз була.
– Бу сугышта Россиянең максаты нинди була соң? Икенче документка мөрәҗәгать итик.
2 нче документ. «Рус армияләренә Александр I боерыгы. Вильно, 13 (25) июнь. 1812 ел»
«Француз императорының Россиягә карата тискәре карашта торуын күптән белсәк тә, үзебезнең тынычлык яклы карашларыбыз белән моны кире кагарга тырыштык. Туктаусыз дәвам иткән кимсетүләр безне ополчение һәм гаскәрләребезне тупларга этәрде. Ниһаять, безнең тынычлыкны саклап калырга тырышуларыбызга да карамастан туктаусыз дәвам иткән кимсетүләр безне ополчение һәм гаскәрләребезне тупларга этәрде; шулай да без империябез чикләрендә калдык, тынычлыкны бозмыйча, оборонага гына әзерләндек.  Никадәр тырышсак та, теләгән тынычлыкны саклап кала алмадык. Француз императоры, Ковно янында безнең гаскәрләргә беренчеләрдән булып һөҗүм итеп, сугыш башлады. Безгә үзебезнең гаскәрләребезне дошманга каршы куюдан бүтән чара калмады. Полководецларга, сугышчыларга кыюлык һәм батырлыклар турында искә төшереп торырга кирәк түгелдер. Аларда борын заманнардан ук җиңүләр белән сугарылган славяннар каны ага. Сугышчылар! Сез Ватанны, динне, ирекне саклыйсыз. Мин сезнең белән! (Александр)»
Сораулар

  1. Тексттан Россиянең сугышны үзе башларга теләмәве турындагы сүзләрне табыгыз.

  2. Документны анализлап, Россия ягыннан сугышның характерын билгеләгез. (Азат итү, Ватан сугышы.)


Укытучы. Л.Н.Толстойның «Сугыш һәм солых» романыннан өзекне тыңлагач, Франция ягыннан сугышның характерын әйтегез. (Укучылар фикер алышу барышында бу сугышның яулап алу характерында булган дигән нәтиҗәгә килә.)
Картина белән эш.  «Наполеон армиясенең Неманны кичүе». (5 нче слайд)  
(Картина Л.Н.Толстойның «Сугыш һәм солых» романыннан өзек укып иллюстрацияләнә: 3 нче том, 1 нче кисәк.)
«1811 елның ахырыннан алып, Көнбатыш Европа бик нык коралланырга тотынды һәм кораллы көчләрен бергә туплый башлады. 1812 елда исә шушы көчләр – миллионнарча кешеләр (армияне ташучы һәм ашатучыларны да исәпкә алып әйткәндә) Көнбатыштан Көнчыгышка, Россия чикләренә хәрәкәт итте, шулай ук Россиянең көчләре дә 1811 елдан алып шушы чикләргә китерелә башлаганнар иде. 12 июньдә Көнбатыш Европа көчләре Россия чикләрен үттеләр, һәм сугыш башланды...
12 нче числода ул, иртә белән иртүк, шул көнне Неманның текә сулъяк ярында корылган палаткасыннан чыкты да үз гаскәрләренең, Вильковис урманы эченнән ташкындай агылып, Неман аша салынган өч күпердән узуларын ерактан күрсәтүче торбадан карап торды. Гаскәрләр, императорның шунда икәнен белеп, аны күзләре белән эзлиләр иде, тау башында палатка янында свитасыннан читкәрәк киткән сюртуклы, эшләпәле фигураны күреп, алар бүрекләрен һавага чөяләр, «Яшәсен император!» – дип кычкыралар һәм хәзергә хәтле үзләрен яшереп торган урман эченнән өзлексез агылып, өчкә бүленәләр дә өч күпер аша теге якка чыгалар».
Укытучы. Россия Тильзит килешүе шартларын бозганнан соң, ике як та сугышка әзерләнә башлый. Ике яктан да һөҗүм итү һәм каршы тору планнары эшләнә. Хәзер сугышучы якларның көчләре, планнары һәм аларның сугышка әзерлек дәрәҗәсе белән танышыйк. (6 нчы слайд)
Парларда эш. «Фикерләр көрәше» (Мозговой штурм).
Биремнәр  

  1. Армияләрнең саны һәм урнашу тәртибе белән танышып, сугышның ахыры ничек буласын фаразлагыз. Нәтиҗә ясагыз, ни өчен шулай икәнен аңлатыгыз.


Җавап. Французлар җиңә. Беренчедән, французлар армиясе саны буенча руслардан ике тапкырга күбрәк. Икенчедән, рус армиясе бер-берсеннән бик ерак урнашкан өч армиядән торган.

  1. Мондый ситуациядә рус һәм француз армияләренең кылачак гамәлләрен фаразлагыз.

  2. Картадан файдаланып, контурлы картада сугыш башланганда көнбатыш чикләрдә рус армияләре урнашуын билгеләгез. Гаскәрләр белән җитәкчелек итүчеләрнең фамилияләрен языгыз. (Укучылар индивидуаль эшли.)

  3. Наполеонның: «Әгәр дә мин Киевны алсам, Россияне аягыннан эләктерәм; Петербургка ия булсам, Россияне башыннан эләктерәм; Мәскәүне алсам, мин аның йөрәгенә кадыйм», – дип әйткән сүзләре белән танышып, аның төп ударны кая ясарга теләвен ачыклагыз. (Укучыларның җаваплары гомумиләштерелә.) (7 – 8 нче слайдлар)


Укытучы. Наполеонның төп һөҗүмне кая ясыйсын белмәгән Александр үз армиясен өч өлешкә бүлә. Дошман Петербургка юнәлер дип уйлана, Александр I Барклай де Толли җитәкчелегендәге гаскәр французларны тоткарлый алыр, ә Багратион, үз көчләре белән дошманның тылына төшеп, аларны чигенергә мәҗбүр итәр дип планлаштыра. Сугыш башында Александрның башкомандующий булуы да сугыш хәрәкәтләре баруга комачаулый. Чөнки ул хәрби эштән ерак була. Тиздән Александрны армиядән китәргә күндерәләр. Ул Петербургка кайтып киткәч, хәрби министр Барклай де Толли гомуми җитәкчелекне үз кулына ала.
Барклай де Толлиның беренче армиясе белән Багратионның икенче армиясе, чигенеп, Вильно янында берләшеп, Наполеон армиясен тар-мар итәргә тиеш була.  Ләкин Багратион бу урынга тиешле вакытта килеп җитә алмый, чигенү дәвам итә. (9 нчы слайд)
Парларда эш. Ситуацияне модельләштерү. (10 нчы слайд)
Бирем. «Фикерләр көрәше».

  1. Барклай де Толли урынына үзегезне куеп карагыз, сез нинди тактика сайлар идегез? Ул дөрес тактика сайлаганмы? Иптәшегез белән бу хакта фикер алышыгыз. Җавабыгызны дәлилләгез.

  2. Дәреслектәге картадан файдаланып, контурлы картада икенче биремне үтәгез. 1812 елда Наполеон гаскәрләренең Россиягә һөҗүмен уклар белән билгеләгез.


Укытучы. Сугыш озакка сузыла. Наполеонның бар планнары җимерелә. Рус армиясе чигенүен дәвам итә. Бу турыда М.Ю. Лермонтов та үзенең «Бородино» шигырендә яза. (Укытучы шул турыдагы өлешне табып укый.)
Барклай де Толли һәм Багратион җитәкчелегендәге берләшкән рус армияләре, Смоленскида кушылырга карар кылып, чолганышта калмас өчен, көнчыгышка чигенә (картадан күрсәтү). (11 нче слайд)
Август башында Смоленск янында Россия тарихының героик бите булырдай сугыш була (бәрелеш схемасын карау). (12 нче слайд)
Биремнәр

  1. Дәреслектәге картадан файдаланып, контурлы картада өченче биремне үтәгез. Багратион һәм Барклай де Толли гаскәрләре кушылган урынны билгеләгез.

  2. Төтенләп утыручы Смоленск картинасына игътибар итегез, шул вакыйгаларның шаһиты язган сүзләрне укыгыз: «Тамашачыларсыз спектакль, нәтиҗәләрсез диярлек җиңү, канлы дан, безне урап алган төтен безнең бердәнбер ачышыбыз булып тоелды». (Ф.П.Сегюр) Сез моны ничек аңладыгыз?


Якынча җавап. Наполеон бернәрсәне дә кулына эләктерә алмаган. (13 нче слайд)
Укытучы. Дөрес, 2 августта Смоленск өчен сугыш башлана. Французлар берничә көн дәвамында шәһәрне штурмлый, аны бомбага тота. Рус гаскәрләре батырларча сугышса да, шәһәрне кулда тотып калып булмый. Французлар шәһәр стеналары янында 20 меңләп кешесен югалта. Шуның өстенә руслар шәһәрне яндырылган, кешесез, җимерек хәлдә калдыра. Анда яшәүчеләрнең күпчелеге армия белән бергә китә. Наполеонга азык-төлек тә, фураж да тими.
Наполеон, Смоленскины алгач, үз гаскәрләренә ял бирергә, резервларны якынайтырга, азык-төлек, атларга фураж китертергә ниятли. Шулай ук Россияне солых төзергә мәҗбүр итәргә тырышып карый. Тик аның бу таләбенә колак салучы булмый. Шундый кыен шартларда Наполеонга көнчыгышка һөҗүмне дәвам иттерергә туры килә. Салкын рус кышы якынлаша, тирә-якта партизаннар сугышы кыза бара, тик һаман да җиңү килми. Мәскәүгә таба маршка кузгалу, рус башкаласына бару юлында хәлиткеч сугышка керү, ә анда шәрәфле солых төзү, сугышларда хәлдән тайган армиягә ял бирү – француз императоры шул турыда хыяллана. Шунлыктан французлар Смоленскида нибары 5 көн генә торалар. Алар көнчыгышка таба баруны дәвам иттерәләр.
Сугышның беренче атналарындагы уңышсызлыклар, рус гаскәрләренең сугышларсыз гына чигенүләре, җәмгыятьтә һәм сарайда хыянәт турында фикерләр тудыра. Бигрәк тә Барклай де Толли тәнкыйтьләнә. Аның шотландияле династия вәкиле булуын искә алып, сатылганлыкта гаеплиләр. Рус армияләренә башкомандующий итеп халык арасында гадәттән тыш популярлык казанган 68 яшьлек генерал М.И.Кутузовны куярга өндәүләр көннән-күбрәк яңгырый башлый.
Бирем. Видеофрагментны карагач, Александр I нең М.И.Кутузовка карата  ни өчен салкын карашта тору сәбәпләре турында уйлагыз. (14 – 15 нче слайдлар)
Укучыларның якынча җаваплары. Александр I Аустерлиц янында оятка калуын оныта алмый,  ул чакта М.И.Кутузов аның җиңелүенең шаһиты була. Карт генералның мөстәкыйльлеген дә, популярлыгын да кабул итә алмый, тик ташламаларга барырга мәҗбүр була.
Укытучы. 17 августта М.И.Кутузов армия белән командалык итә башлый. Барклай де Толлиның чигенүенең котылгысыз булганын аңлап, гаскәрләрне Мәскәүгә тагын да якынайта. (16 нчы слайд)
(Беренчел белемнәрне ныгыту буенча эш оештырыла.)
Сораулар

  1. Сугышның беренче этабының үзенчәлекләре нидә? (Контурлы карталарга игътибарны юнәлтү.)

  2. Ни өчен М.Барклай де Толли, ә соңрак М.И.Кутузов тарафыннан да шундый тактика сайлана?

  3. Алдагы дәрестә без нинди сорауларга җавап табарга тиеш?

  4. Рефлексия (17 нче слайд)

  5. Өй эше (18 нче слайд)


Барысы өчен дә: дәреслектәге 4 нче параграфны укырга (27 – 30 нчы битләр). Сугышның беренче этабының төп даталарын ятларга, вакыйгалар эзлеклелеген белергә.
Өстәмә биремнәр:

  1. В.Кожина, Д.Давыдов, А.Сеславин, А.Фигнерның берәрсе турында электрон яки язма формада хәбәр әзерләргә.

  2. «Халык сугышы» темасына рәсем ясарга.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ