19-20 февральдә «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» I Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә

Иртәгә, 19 февраль көнне беренче мәртәбә россиякүләм дәрәҗәдә «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» фәнни-гамәли конференциясе үткәреләчәк. Ул Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елы, Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында үткәреләчәк чаралар планын гамәлгә ашыру максатыннан оештырыла. 
 
Оештыручылар: «Белем.ру» (Белем Академиясе) ҖЧҖ, Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы, Татнетны үстерү фонды, Казан шәһәре Идел буе районының «16 нчы татар-инглиз гимназиясе». 
 
Конференция мәгълүмати һәм цифрлы технологияләр үсеше шартларында шәхес, җәмгыять, мәдәният, тел һәм коммуникация үзенчәлекләре үсеше мәсьәләләренә багышланган. 
 
Конференциянең максаты – мәгълүмати һәм цифрлы технологияләр үсеше шартларында заманча җәмгыять, мәдәният һәм телләрнең яшәеше өлкәсендәге проблемаларны ачыклау, тикшерү һәм хәл итү. 
 
Конференциядә җәмәгать эшлеклеләре, фәнни-педагогик хезмәткәрләр, аспирантлар, студентлар һәм гомуми белем бирү оешмаларының 5-11 сыйныф укучылары, муниципаль һәм иҗтимагый оешма вәкилләре катнашачак. 
 
Конференциянең программасы түбәндәге фәнни юнәлешләрне үз эченә ала: 
 
• Заманча мәгълүмати дөньяда телләрнең үзара тәэсир итешүе 
 
• Хәзерге җәмгыятьтә телләр һәм мәдәниятләр диалогы 
 
• Интернет челтәрендә тел һәм сөйләм 
 
• Мәгълүмати медиакиңлектә массакүләм аралашу 
 
• Тел һәм әдәбиятны өйрәнүдә һәм укытуда инновацион технологияләр 
 
• Мәгълүмати һәм лингвистик куркынычсызлык проблемалары 
 
• Мәгълүмати җәмгыятьтә медиакультура һәм әдәбият 
 
• Шәхес һәм җәмгыятьнең үзара виртуаль хезмәттәшлегенең психологик аспектлары 
 
• Заманча тәрҗемә итү мәсьәләләре.
 
 
Конференциянең программасы белән Белем.ру http://belem.ru порталында танышырга мөмкин.
Фото: Pixabay.com
 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.