Логотип Магариф уку
Цитата:

2019 елда квалификация күтәрү системасындагы мөһим мәсьәләләр билгеле булды

Казанда квалификация күтәрүнең шәхескә юнәлдерелгән моделен 2016 – 2018 елларда  гамәлгә ашыру һәм 2019 елга бурычларны билгеләү һәм шул исәптән «Татарстан Республикасында электрон белем бирү» мәгълүм...

Казанда квалификация күтәрүнең шәхескә юнәлдерелгән моделен 2016 – 2018 елларда  гамәлгә ашыру һәм 2019 елга бурычларны билгеләү һәм шул исәптән «Татарстан Республикасында электрон белем бирү» мәгълүмати системасы мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 


Киңәшмәдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгарифне үстерү институты, ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге белгечләре, муниципаль операторлар (районда квалификация күтәрүгә җаваплы булган мәгариф идарәсе (бүлеге) белгечләре) катнашты.


Киңәшмә барышында катнашучылар 2019 елда квалификация күтәрү системасындагы мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Бигрәк тә ФДБС таләпләрен, укытучыларның җитәрлек булмавын, «Киләчәк укытучысы» һәм укытучы үсешенең милли системасы федераль проектын, квалификация күтәрү турындагы документларны мәгариф турындагы документларның федераль реестрының федераль мәгълүмати системасына кертүне сынап карау үткәрүне, укытучыларның фәнни компетентлылыгын диагностикалауны тормышка ашыруны, укытучыларны квалификация күтәрү курсларында «Электрон белем» порталында мониторинглауны исәпкә алып эчтәлекне, программаның күләмен камилләштерү  мәсьәләләре каралды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ