Логотип Магариф уку
Цитата:

2019 елда «Мәгариф»нең абунәчеләре артты

«Мәгариф» журналының яңа елдагы беренче саны ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның 2018 ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясеннән язма белән ачылып китә. Министр, декабрь ахырында...

«Мәгариф» журналының яңа елдагы беренче саны ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның 2018 ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясеннән язма белән ачылып китә. Министр, декабрь ахырында матбугат вәкилләре белән очрашып, үзенең министрлык кәнәфиендәге берьеллык хезмәтенең нәтиҗәләре белән таныштырган иде. Республикада туган телләрне укытудагы үзгәрешләр, Казанда төзеләчәк өч телле мәктәп язмышы, белем бирү учреждениеләрендә укучылар һәм укытучыларның тормыш иминлеге – министр республика мәгарифе өлкәсенә кагылышлы һәр сорауга тәфсилләп җавап бирде.Юбилейларын билгеләп үтүче мәктәпләр турында саллы язмалар бирү “Мәгариф”нең күркәм гадәтенә әверелде. Бу санда да 60 еллыгын билгеләп үтүче Казанның Жанетта Зайцева исемендәге 122 нче гимназиясе һәм бер гасырлык тарихы булган Себердәге Тубыл мәктәбе турында эчтәлекле язмалар урын алды. Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбе директоры Сәит Заир улы Хисмәтуллин үзенең җәмәгате биология укытучысы, социаль педагог Латифа Кәбир кызы белән журналның тышлыгын да бизәделәр. Ә менә әле булачак юбилеена әзерләнүче Буа районы Янтуган мәктәбенең бүгенге хәлләре турындагы язма шулай ук укучыларда кызыксыну уятачак.
“Мәгариф” журналының гыйнвар санында мөгаллим һәм тәрбиячеләрнең мәктәпкәчә белем һәм тәрбия, башлангыч мәктәп, дәрестән тыш эшчәнлекләрен чагылдырган эчтәлекле дәрес эшкәртмәләре урын ала. Бигрәк тә Казандагы 14 нче гимназия укытучылары Гөлсинә Абайдуллова һәм Зөлфия Шәйхетдинова Фатих Кәримнең 110 еллык юбилеена багышлап әзерләгән дәрес-экскурсиясе һәм КФУ профессоры Әлфия Галимуллинаның рус балалар язучысы Аркадий Гайдарның юбилеена багышланган дәрестән тыш чара эшкәртмәсе мөгаллимнәргә зур ярдәмлек булыр.
Басмада шулай ук бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек йөзеннән методик язмалар бастыру дәвам итә. Бу санда КНИТУ-КАИ профессоры Борис Тимеркәев физика фәненнән булачак БДИдагы үзгәрешләр белән таныштыра, бу имтиханны ничегрәк уңышлы тапшыру буенча үзенең төпле киңәшләрен бирә.
Гыйнвар санында шулай ук Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның укытучылары эш тәҗрибәсе дә урын алган. Ә быелгы яңа рубрикаларга килгәндә исә, беренче саннан герой-шәһәрләр турында язмалар циклы башлана. 27 гыйнвар – Россиянең хәрби даны көне – 1944 елда Ленинград блокадасын өзгән көн. Шул уңайдан Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең югары квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, Р.Фәхреддин исемендәге республика премиясе лауреаты Ринат Хәйруллинның “Батырлыгың тиңсез синең, Ленинград!” дип исемләнгән рольле-интерактив кичә сценарие бик урынлы.
Быел да “Мәгариф”нең иҗади проектлары дәвам итәчәк. Шуларның иң саллысы булган “ФДББС буенча иң яхшы дәрес” бәйгесендә катнашып калырга чакырабыз. Әлеге бәйге тәмамланырга айдан артык кына калып бара, аның нигезләмәсен  безнең яңартылган сайттан табарга була.
Мәгариф”нең бу яңа саны укучыларыбыз күңеленә хуш килер дип ышанабыз. Зур шатлык хисләре белән әбүнәчеләребезгә безнең белән бергә калганнары өчен рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Чөнки 2019 елда безне укучыларыбыз сафы бер генә бөртеккә дә кимемәгән, әле берникадәр арткан да.
Раушания ХӨСНЕТДИНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ