Логотип Магариф уку
Цитата:

2019 елдан разыймы сез?

Ишеп-ишеп яуган кар-бураннары, суык-салкыннары белән куандырырга бик үк ашыкмаса да, вакыт барыбер үзенекен итә икән шул. Сизәсезме: 2019 елның да санаулы гына көннәре калып бара. Яңа 2020 ел ишек каг...

Ишеп-ишеп яуган кар-бураннары, суык-салкыннары белән куандырырга бик үк ашыкмаса да, вакыт барыбер үзенекен итә икән шул. Сизәсезме: 2019 елның да санаулы гына көннәре калып бара. Яңа 2020 ел ишек кага. Ел ахыры үткәннәргә нәтиҗә ясау, киләсе елга планнар кору белән үзенчәлекле инде ул. Республикабызның мәгариф системасында эшләүчеләр өчен дә бу шулай. Үтеп баручы 2019 ел мөгаллимнәребез күңелендә, авыл мәктәпләре тормышында нинди  яңалык-уңышлары белән уелып калыр? Шул сорауга ачыклык кертү максатыннан без берничә мәгариф хезмәткәренә мөрәҗәгать иттек.
Алена Сергеевна БАЛОБАНОВА, Алабуга районы мәгариф идарәсенең өлкән методисты:
– Үтеп баручы 2019 ел безнең Алабуга районындагы авыл мәктәпләре өчен шактый яңалык, уңай үзгәрешләр алып килүе белән тарихка кереп калыр. Әйтик, Иске Куклюк төп мәктәбе республика күләмендә уздырылган «Күркәм мәктәп-2019» конкурсының «Матур мәктәптәп – матур авылга» номинациясендә II урынга лаек дип табылды. Әлеге конкуста «Чәчәк ат, газиз туган авылым!» проекты белән катнашкан иде алар. Иске Куклюк – үзенчәлекле авыл: марилар яши анда. Үз халкы мәдәниятләрен, традицияләрен саклау һәм яңарту юнәлешендә кылган эш-гамәлләренә сокланып туймалы. Әлбәттә инде, авылдагы һәр изге гамәлнең башында – мәктәп мөгаллимнәре һәм укучылары. Иске Күклюк мәктәбе мари халкы тормышын чагылдырган этник туризмны үзләрендә булдырырга алынган. Бу уңайдан алар үзләрендә «Мари йорты» дигән музей-утар, туган якны өйрәнү музее булдырганнар. мари халкы тормышы һәм көнкүреше белән кызыксынган туристларны да күрше мәктәп, районнардан үзләренә бик теләп кабул итәләр. Кунаклар өчен мари биюләренә өйрәтү буенча мастер-класслар да үткәрәләр, атка җигелгән машинада йөртәләр, көпчәкле мунчага һәм Баба-Яга өенә дәшәләр. Авылларындагы Каспий диңгезенең башлангычы саналган Черкас кизләве дә – алар өчен горурлык.
Әле сез шундый үзенчәлекле һәм искитмәле Иске Куклюк якларында булырга өлгермәдегезме? Яңа 2020 елда ничек тә ул якларга барып чыгарга тырышыгыз. Һич кенә дә үкенмәссез.
Гөлфия Габделхак кызы ИБРАҺИМОВА, Алабуга районы мәгариф идарәсе методисты:
– Үтеп баручы елны дуңгыз елы иде дисәләр дә, районыбыз мәктәпләренең һәркайсы өчен, хезмәттәшем Алена Сергеевна телгә алган Иске Куклюк мәктәбендәгечә, 2019 ел ниндидер истә калырлык яңалык-үзгәреш алып килде. Шунысына сөенәм. Әйтик, районыбыздагы иң зур авыл мәктәбе саналган Танайка урта мәктәбендә бу уку елы башыннан «Заман мәктәбе» дигән федераль проект кысаларында гуманитар һәм цифрлы профиль юнәлешендәге «Үсеш токтасы» булдырдык. Бу мәктәп укучылары өчен көннең беренче яртысында информатика, тормыш иминлеге дәресләре, технология дәресләре үткәрелә. Төштән соң исә «Сәнәгать дизайны», «Имин дөнья», «Геоинформацион технологияләр», «Python»да программалаштыру», «3D модельләштерүе», «Робототехника», «Мультмедиа дөньясы», «Шахмат» буенча дәресләр уза. Әлеге Үзәкнең матди-техник базасын ныгыту максатыннан, өр-яңа җиһазлар: ноутбуклар, мобиль интерактив комплекслар, 3D принтерлары, видео- һәм фотокамералар, медицина тренажерлары һәм манекеннары сатып алынды. Һич кенә дә авыл балалары гына димәссең хәзер Танайка мәктәбе укучыларын: күп кенә шәһәр балалары өчен дә хыял гына булган мөмкинлекләр тудырылган бит аларга. Кадерен белеп, рәхәтен күреп яшәргә, гыйлем эстәргә язсын үзләренә.
Яңа елга килгәндә, 2020 ел безгә – Алабуга районы мөгаллимнәренә икеләтә җаваплы, сынау һәм сыналу елы булачак. Чөнки киләсе елда мәгариф хезмәткәрләренең республика педсоветы безнең Алабугада үтәчәк.
Хәмит Газыйм улы ХӘКИМҖАНОВ, Әтнә районы Күәм урта мәктәбе директоры:
– 2019 ел да мәктәбебез елъязмасына күркәм эш-гамәлләребез кереп калачак, әлбәттә. Әйтик, «4» легә һǝм «5»легǝ укучылар саны 60 булды, бу – уку сыйфаты 64 процент дигән сүз. XI сыйныфны тәмамлаганнарның барысы да, имтиханнарны уңышлы тапшырып, урта белем турында аттестат алды, югары уку йортларына укырга керде. Дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре дә уңай: математикадән (профиль) уртача балл – 70, рус теленнән – 83, җәмгыять белеменнән –74. Болар – Россия һәм Татарстан буенча булган уртача күрсәткечләрдән шактыйга югарырак.
Укучыларыбыздан Зөһрә Газизова – татар әдәбиятыннан, ә Назгөл Мортазина рус әдәбиятыннан республикакүләм олимпиадаларда призлы урыннар яулады. Аерым укучыларыбыз математика һәм физика фәннәреннән «Олимпка – юл» олимпиадасында катнашты.
Мәктәбебездә тәрбия эшчәнлегенә дә җитди игътибар бирелә. Әйтик, бу уку елында «Якташ язучылар» дип аталган проект эшенә алындык. Һәр сыйныфка үзебезнең җирлектән чыккан әдип бүлеп бирелде. Ел дәвамында укучыларыбыз сыйныф җитәкчеләре ярдәмендә проект эше алып барды.  Соңгы этапта һәр сыйныф үз проектын яклады. Иң зур чара булып бу эшчәнлектә Самат Шакирның юбилее уңаеннан оештырылган бәйрәм – проект яклау иде. X сыйныф укучылары оештырган бу чарага әдипнең кызы Зөбәрҗәт ханым, оныгы Нәргиз, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, язучы-сатирик Камил Кәримов, Татарстан сынлы сәнгать музееның фәнни хезмәткәре Зөфәр Мөхәммәтшин да кайтты. Очрашу бик җылы атмосферада үтте.
Мәктәбебезнең өч укучысы халыкара «Тамчы-шоу» иҗади-интеллектуаль бәйгесе җиңүчеләре булды. Ә VIII сыйныф укучысы Ландыш Хөснетдинова республикакүләм «Искиткеч вожатый» бәйгесенең район турында III урынга лаек булды.
Укучыларыбыздан Илзат Хөснетдинов белән Гөлия Кәлимуллина «Созвездие-йолдызлык – 2019» бәйгесенең зона турында конферансье номинациясендә III урын алды. Мәктәбебезнең театр коллективы да «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театрлары республика фестиваленең район турында җиңеп чыкты...
Саный китсәң,, үтеп баручы 2019 елда ирешкән уңышларыбыз шактый икән. 2020 елдан да күп сөенечләр көтеп калабыз. Киләчәктә проект эшчәнлеге  нигезендә ТАССР төзелүнең – 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтү өчен тыл һәм сугыш ветераннары белән очрашулар оештырырга, гомумән, укучыларда ватанпәрвәрлек сыйфатлары тәрбияләү өстендә эшне дәвам иттерергә уйлыйбыз.
Дамир Хатыйп улы НӘБИУЛЛИН, Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбе директоры, педагогика фәннәре кандидаты:
– Яңа ел алдыннан һәр узып киткән елга йомгак ясау гадәткә кергән инде анысы. Безнең Яңа Арыш урта мәктәбе өчен дә бу ел бик истәлекле булды. Районыбызның яңа хуҗасы  Илдар Рәшит улы Таҗетдинов ярдәме белән мәктәпнең күп еллар буе су үткәргән түбәсе алыштырылды, яңа җылылык казаннары урнаштырылды. Бер уңайдан спорт залы, 8 кабинет ремонтланды. Бу эшләрдә элеккеге укучыларыбыз, эшмәкәр егетләр – Мифтахов Айнур Илтөзәр улы, Гатиятуллин Ринат Зәйнагытдин улы зур иганәчелек ярдәме күрсәттеләр.
Бердәм дәүләт имтиханнарында укучыбыз Галимова Энҗе химиядән – 95, рус теленнән – 94, биологиядән – 83 балл җыеп Казан дәүләт медицина университеты студенты булды. Сүз уңаеннан, бу юнәлеш буенча көллияткә дә 6 укучыбыз укырга керде.
Быел исә укучыларыбыз фән олимпиадаларының муниципаль этабында катнашып, 12 мәртәбә җиңүче, 4 мәртәбә призер исемнәренә лаек булдылар.
Яңа елга да зур өметләр белән керәбез. Барчабызга да сау-сәламәт, иманлы булып яшәргә насыйп булсын!

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ