Логотип Магариф уку
Цитата:

2022 елдан 1976 елда туган хатын-кызларга тупланма пенсияләр түләнәчәк

2022 елда Иминият пенсияләре (1 гыйнвардан) 5,9 процентка, социаль пенсияләр һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсияләр (1 апрельдән) 7,7 процентка индексацияләнәчәк, дип «Прайм» агентлыгына пр...

2022 елда Иминият пенсияләре (1 гыйнвардан) 5,9 процентка, социаль пенсияләр һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсияләр (1 апрельдән) 7,7 процентка индексацияләнәчәк, дип «Прайм» агентлыгына профессор Юлия Финогенова сөйләде.
«Соңгы мәгълүматларга караганда, эшләмәүче пенсионерларның еллык уртача пенсия күләме 18 521 сум, ә социаль пенсияләр — 10 307 сум тәшкил итәчәк. 2022 елның 1 февраленнән шулай ук айлык акчалата түләүләр 5,8 процентка индексацияләнәчәк. Индексация күләме бер ел алдан фаразланган индексациядән 4,3 процентка югарырак булачак», — дип билгеләп үтте эксперт.
Аның сүзләренә караганда, 2022 елдан 1976 елда туган хатын-кызларга тупланма пенсияләр түләнә башлаячак. Уртача алганда, тупланма пенсия күләме — 2 613 сум. Шул ук вакытта түләү суммасы пенсиянең тупланма өлешенә, шулай ук алынган инвестиция кеременә бәйле булачак. Тупланма пенсиянең төгәл суммасын дәүләт хезмәтләре сервисы аша белергә мөмкин.
Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ