Логотип Магариф уку
Цитата:

2030 елга кадәр БДИ бетмәячәк

2030 елга кадәр Бердәм дәүләт имтиханын бетерергә уйламыйлар. Моннан тыш, аны укучыларның белемнәрен тикшерүнең альтернатив процедуралары белән дә алыштырмаячаклар.«Киләсе унъеллык имтиханга, әлбәттә,...

2030 елга кадәр Бердәм дәүләт имтиханын бетерергә уйламыйлар. Моннан тыш, аны укучыларның белемнәрен тикшерүнең альтернатив процедуралары белән дә алыштырмаячаклар.
«Киләсе унъеллык имтиханга, әлбәттә, җитди үзгәрешләр кертеләчәк. Иң беренче чиратта, бу технологияләр үсешенә бәйле булачак», – дип белдерде Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев.
Аның сүзләренә караганда, БДИны укучыларның белемнәрен тикшерүнең альтернатив процедуралары белән алыштыру актуаль түгел. Шулай ук имтиханны компьютер форматына күчерү мәсьәләсе дә каралмый, дип хәбәр итә ТАСС.
«Информатика буенча компьютер формасында имтиханга бик авыр күчтек. Бу юнәлештә идеяләребез булса да, Россиянең бөтен субъектларында да шартлар юк. Киләсе елга кайсы да булса имтиханны компьютер форматына күчерергә без бөтенләй уйламыйбыз», – дип сөйләде ул.
Диләрә БАТРШИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ