17 гыйнварда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшем ихтималы аз. Бераз кар яварга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Юлларда бозлавык хасил булачак, дип кисәтә синоптиклар.
Төнлә һава температурасы -14..-19 градус, аязганда -22 градуска кадәр (Татарстан башкаласында -14..-16 градус, аязганда – 19 градус) төшәргә мөмкин. Көндез -8..-13 градус (Казанда 9..11 градус) фаразлана.