Логотип Магариф уку
Цитата:

23нче лицей игелек юлында

Яңа Савин районындагы 23нче лицейда һәр атна укучылар күңелендә үзенчәлекле вакыйгалар белән истә кала. Агымдагы атна, әйтик, узган җомгада ук, “Игелекле гамәлләр атналыгы” дип игълан ителгән иде. Шуң...

Яңа Савин районындагы 23нче лицейда һәр атна укучылар күңелендә үзенчәлекле вакыйгалар белән истә кала. Агымдагы атна, әйтик, узган җомгада ук, “Игелекле гамәлләр атналыгы” дип игълан ителгән иде. Шуңа күрә, 5нче октябрь лицейчылар күңелендә Халыкара укытучылар бәйрәме белән бергә, “Хәерле теләкләр көне” булып та истә калды. Кайсы сыйныфта укуларына карамастан, кичә һәр бала әти-әнисенә, дәү әти-дәү әнисенә, һәм, һәрхәлдә инде, кадерле укытучысына иң изге теләкләрен юллап, төсле рәсемнәр белән бизәлгән җылы эчтәлекле хатлар язды. Бүген исә лицейдагы укулар “Игелек дәресләре” белән башланып китте. Әлеге сәгатьләрдә һәр укучы төрле мисаллар ярдәмендә “Нәрсә ул игелек?” – дигән сорауга җавап бирде. Иртәгә, 7нче октябрьдә, уку йортында “Шәфкатьлелек Олимпы” көне уздырыла. Лицей укучылары бу көнне райондагы “Малютка йорты”нда өмә уздырырга ниятли. Ишегалдын төрле чыбык-чабыклардан, иске үлән калдыкларыннан арындырып, чистартып куярга исәпләре. Шундый игелек кылу көннәре атна азагына кадәр дәвам итәчәк.
Татар теле укытучысы Алинә Шәрипованың яңа уку елыннан татар театры түгәрәге ачып җибәрүе дә лицей өчен зур яңалык булган. Балалардагы туган телгә булган мәхәббәт хисләрен уятып җибәргән. Шуңа күрә дә әлеге түгәрәккә язылучылар арасында 1нче сыйныфларда укучы нәнүсләрдән алып, 11нче сыйныфларда белем алган үсмерләргә кадәр күрергә мөмкин иде.
Лицейдагы тагын бер куанычлы вакыйганы әйтми мөмкин түгел. Уку йортына Мәскәүдән генерал-майор Фатих Булатов командалык иткән II дәрәҗә Суворов орденлы 96нчы Гомель укчы дивизиясенең сугыш юлларын яктырткан Сугышчан Дан музеен Бөтенроссия ветераннар оешмасына кабул итү турында хәбәр килгән. Музей җитәкчесе Наҗия Овчинникова, тарих укытучысы буларак, балаларга Татарстан улларының Бөек Ватан сугышындагы җиңүгә керткән өлешләре турында сөйләп кенә калмый, бер төркем музей активистлары белән ел саен диярлек легендар дивизия узган утлы сугыш юлларында булып кайта һәм аның тарихи экспозициясен яңадан-яңа материаллар белән баета бара. Әлеге дивизия турында документаль фильм да төшерелгән. Музейда шулай ук Бөек Ватан сугышыннан соң кабынгалап торган сугыш учакларын бастыруда катнашкан сугышчылар
почмагы да бар. Лицей өчен кайчандыр шушы уку йортын тәмамлаган солдатлар исемлеге булуы белән дә кадерле икән ул сугышчан почмак. Музейда Бөек Ватан сугышы, Әфган, Чечня җирләрендәге хәрби бәрелеш ветераннары белән әледән-әле очрашулар булып тора. Музей активистлары – 9нчы сыйныф укучылары Евгения Кокурова, Алинә Рәфикова, 8нче сыйныфтан Рамил Әхмәтшин килгән кунакларга тарих эзләре буйлап татар һәм рус телләрендә экскурсияләр дә оештырып торалар икән әле.
Уку белән генә түгел, тәрбия чаралары, үткән тарихыбыз белән дә үрелеп бара икән әле лицейдагы тормыш. Мәрхабә!
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ