Логотип Магариф уку
Цитата:

Галиева Айсылу Фәнис кызы

Минем  сезнең журнал аша үземнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айсылу Фәнис кызын котлыйсым килә. Безне әле икенче ел гына укытса да,  аңа беренче көннәрдән үк ияләшеп киттек. Апабыз яңа темаларны...

Минем  сезнең журнал аша үземнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айсылу Фәнис кызын котлыйсым килә. Безне әле икенче ел гына укытса да,  аңа беренче көннәрдән үк ияләшеп киттек. Апабыз яңа темаларны  яхшы итеп аңлата, һәрберебезгә дөрес җиткерергә тырыша, дәресләрне төрле уеннар яки кызыклы биремнәр белән тулыландыра. Үз тормышыннан алып сөйләгән төрле вакыйгаларны тыңлау  да бик кызык. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре аша күңелләребезгә кешелеклелек орлыклары салырга омтыла ул.
Айсылу апа бик тә ярдәмчел. Ул минем язган эшләремне төзәтә, киңәшләрен бирә. Аның ярдәме белән, төрле конкурсларда һәм олимпиадаларда катнашып,  яхшы нәтиҗәләргә ирештем , “Көмеш кыңгырау” газетасында үземнең иҗат җимешләремне күрү бәхетенә ирештем. Раил абый Гатауллин оештырган әдәби марафонда  катнашырга да апабыз тәкъдим итте. Шул вакыттан соң мин,  марафон белән кызыксынып, инде бишесендә катнаштым һәм киләчәктә дә катнашачакмын.
Яраткан укытучыма чын күңелемнән бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Киләчәктә тагын да күбрәк уңышларга ирешергә, туган телебезне бергә-бергә үстерергә, сакларга һәм сәламәт булырга язсын. Бәйрәм белән сезне, апа!
Диана Фәрхетдинова, Әлмәт шәһәре Риза Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназия укучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ