Логотип Магариф уку
Цитата:

Мөрәҗәгатьтә туган телләргә кагылышлы сорауны чагылдырырга кирәк

Минтимер Шәймиев Дәүләт Советының Россия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгатендә туган телләргә кагылышлы сорауны чагылдырырга тәкъдим итте.  Бу хакта  ТР Дәүләт Киңәшчесе  Дүләт Советының бүгенге у...





Минтимер Шәймиев Дәүләт Советының Россия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгатендә туган телләргә кагылышлы сорауны чагылдырырга тәкъдим итте.  Бу хакта  ТР Дәүләт Киңәшчесе  Дүләт Советының бүгенге утырышында  әйтте, дип хәбәр итә «Татар-информ». 




«Безнең белән сөйләшү җиңел түгел, безнең белән уртак телдә сөйләшсәң генә. Бездә, зур милли республикаларның берсе буларак, проблемалар күп. Туган телләрне саклап калу юлын табу өчен „тимер-бетон“ килешүчәнлек булырга тиеш. Конституциягә төзәтмәләр дә хәлиткеч маддәләргә кагыла: тел нинди булырга тиеш…» — диде  Минтимер Шәймиев.

Дәүләт Киңәшчесе туган телне саклау проблемалары, бу төзәтмәләр барышында, Президент дәрәҗәсендә каралсын, дигән йөкләмә бирелүен искәртеп үтте. «Без моны күптән телибез. Дәүләт Советы депутатларыннан мөрәҗәгать әзерләнә, бу сорауларны иң югары рельсларга куярга кирәк. Президентка яхшы мөрәҗәгать әзерләргә кирәк. Ул, Конституция гаранты буларак, киләчәккә үсәр өчен бөтен мөмкин булганны эшлидер дип уйлыйм», — диде.





Минтимер Шәймиев РФ Конституциясенең 68 маддәсендәге туган телләргә кагылышлы эшләрне гамәлгә ашыра башлау кирәклеген әйтте.




 








Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ