Логотип Магариф уку
Цитата:

2 меңгә якын кеше табиблар күзәтүенә алынды

«Татар-информ» МАның брифинглар залында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушев журналистлар белән коронавирус инфекциясен  кисәтүгә багышланган пресс-конференция  уздырды...


«Татар-информ» МАның брифинглар залында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушев журналистлар белән коронавирус инфекциясен  кисәтүгә багышланган пресс-конференция  уздырды. 


-Бу  көннәрдә коронавирусның иң күтәрелгән вакыты, барыбыз да мөмкинлекләребезне чикләп яшәргә мәҗбүрбез, - дип башлап китте үзенең сүзен Дмитрий Владимирович. -  Татарстанда коронавирус  инфекциясе белән  зарарланган 50 очрак теркәлде. Барлык зыян күрүчеләр дә тиешле дәвалану уза. Йогышлы чир ияртүчеләр белән контактта булган 2 меңгә якын кеше табиблар күзәтүенә алынды һәм тикшерелде. Хәзер барысы да сәламәтлекләре хакында лабораториләрдән тиешле анализлар килүен  көтә. Чит илләрдән кайтучылар һәм алар белән контактка керүчеләрнең барысы да изоляцияләнде, барысына да   14 көнгә авыруларын раслаган язу бирелде. Табигате белән әлеге чир бик катлаулы, аның өч чорын узасы бар. Ул әлегә күтәрелү чигендә. Аның артыннан икенче яңа дулкыны күтәрелмәсме? Бу сорауга “Юк!” дип җавап бирү өчен табиблардан битәр, халыкның үзеннән күбрәк җаваплылык сорала. Нәкъ менә шушындый көннәрдә без үз-үзебезгә ныклы кайгыртучанлык күрсәтергә тиешбез. Әгәр дә 30 апрельгә кадәр үзизоляция таләпләрен төгәл үтәсәк, икенче дулкын килмәячәк.



Баш эпидемиолог  шушындый куркыныч  хәвеф янаган көннәрдә һәр кешедә булган эчке тәртип кагыйдәләрен үтәргә чакырды. Саф һавада йөрү кискен рәвештә тыелмый, әмма  халык йөреп торган ишегалларына, паркларга барудан тыелып торуның   үз гомеребез өчен һава кебек кирәк булуын онытмасак иде. Битлекләрнең ике сәгать кигәннән  соң  йогышлы чир чыганагына әйләнүен дә белеп торыйк. Урамнан кергәч тә, иң элек киемнәрне алыштырыйк, ишек тоткаларын антисептик белән сөртик,нәрсәгә булса да кагылганчы, кулларны сабынлап юыйк.


Битлек дигәннән, аны халык җыелып торган урыннарда, транспортта барганда, кибеттә вакытта кию хәерлерәк. Борын да, авыз да томаланган булырга тиеш.Буш урамнан барганда йөзне томалау мәҗбүри түгел. Урамда чакта юылмаган кулларыгыз белән күзләрегезгә кагылмаска тырышыгыз. К

дәваланганнан соң, табибларга махсус тикшеренеп торуның да кирәге юк. Диспансеризация вакытында барыбер кан тапшырасыгыз була ич.



                                                                         Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ