Логотип Магариф уку
Цитата:

4нче интернат-мәктәп өченче урынны яулаган

Башкалабызның Совет районында урнашкан саулык мөмкинлекләре чикләнгән 4нче интернат-мәктәптә яңа уку елы аеруча зур күтәренкелек белән башланып киткән. Моның төп сәбәбе узган уку елының 4нче чиреге ди...

Башкалабызның Совет районында урнашкан саулык мөмкинлекләре чикләнгән 4нче интернат-мәктәптә яңа уку елы аеруча зур күтәренкелек белән башланып киткән. Моның төп сәбәбе узган уку елының 4нче чиреге дистанцион уку шартларында тәмамланганга бәйле булган икән. Озак вакытлар күрешми торгач, ДЦП зәхмәте кагылган, авыр хәрәкәтләнүче балалар бер-берсен нык сагынышканнар.
- Беренче атналарда хәтта тәнәфескә чыкмый укыдылар, - дип аңлатты сабыйларның әлеге хәләтен мәктәп-интернат директоры урынбасарының тәрбия эшләре буенча урынбасары Лилия Тегенёва. – «Безне башка аермагыз, без – сәламәт», - диеште алар шатлыклы елмаюларын яшермичә.
Быелгы яңа уку елының 1нче сентябренә Казаннан һәм республика районнарыннан барлыгы 11 бала кабул ителгән. Хәзер мәктәп-интернатта җәмгысе 206 белем ала.
Укучылар җәйге ялда вакытта интернат территориясендә яңа футбол кыры ачкан булганнар икән –аякта җиңел йөрүче малайлар хәзер көн саен, дәрестән соң биредә футбол уйнарга җыйнала. Моның да үзенә күрә бәләкәй генә сере бар – 4нче интернат-мәктәп республиканың саулыклары чикләнгән интернат - мәктәпләр арасында даими рәвештә алдынгы урыннарны яулап килгәннәр икән. Җәен интернат-мәктәпнең футбол командасы оста футболчы булуларын бөтен Россия каршында исбатлаган. 15-17 яшьлек спортчылар Россия беренчелегенә уздырылган футбол ярышында өченче урынны яулаганнар. Мәрхәбә, егетләр!
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ