Логотип Магариф уку
Цитата:

5 мең күләмендәге өстәмә федераль түләүләр кемгә биреләчәк?

Яңа уку елыннан көллият һәм техникумнарда төркем кураторлары айлык федераль түләүләр ала башлаячак. Бу хактагы карар проектын РФ Мәгариф министрлыгы әзерләгән.«2021 елның 1 сентябреннән гомуми белем б...

Яңа уку елыннан көллият һәм техникумнарда төркем кураторлары айлык федераль түләүләр ала башлаячак. Бу хактагы карар проектын РФ Мәгариф министрлыгы әзерләгән.
«2021 елның 1 сентябреннән гомуми белем бирү оешмаларының сыйныф җитәкчеләренә түләүләр белән аналогик рәвештә кураторларга 5әр мең сум күләмендә айлык түләүләр билгеләү тәкъдим ителә», – дип әйтелә аңлатма язуында.
Ведомство исәп-хисаплары буенча, сыйныф җитәкчелеге өчен өстәмә түләү белән 105 065 бюджет уку төркеме кураторларын тәэмин итәргә кирәк. Моның өчен федераль бюджеттан өстәмә ихтыяҗ елына 9,6 млрд. сумны тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә «Вести образования»
Бүгенге көндә өстәмә федераль түләүләрне мәктәпләрдәге 810 меңнән артык сыйныф җитәкчеләре ала. Көллият һәм техникумнарда уку төркемнәре кураторлары шундый ук эшчәнлек алып барсалар да, аларга түләүләр каралмаган. Алар да квалификацияле белгечләр әзерлиләр, аларны үз иленең гражданнары, патриотлары итеп тәрбиялиләр, еш кына авыр тормыш хәлендә булган укучылар белән эшлиләр. «Урта һөнәри белем бирүнең тәрбия эшендә психотроп чаралар куллануны профилактикалауга, хокукый тәрбия бирү һәм хокук бозуларны профилактикалауга зур урын бирелә», – диелә аңлатма язуында.
Диләрә БАТРШИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ