Логотип Магариф уку
Цитата:

6 яшьлек улын рульгә утырткан ананы ни көтә?

6 яшьлек улын рульгә утырткан Чаллы хатын-кызына карата җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбә...

6 яшьлек улын рульгә утырткан Чаллы хатын-кызына карата җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» агентлыгы. 
Аның мәгълүматларына караганда, күп балалы Агина Алтынбаевага карата балигъ булмаганнарны тәрбияләү бурычларын үтәмәү һәм куркыныч янау турында җинаять эше кузгатылган.
Якын арада Тикшерү комитеты Алтынбаевадан шикләнелүче сыйфатында сорау алырга ниятли. Тикшерү барышы Россия Тикшерү комитетының үзәк аппаратында контрольдә тотыла.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек узган ял көннәрендә Чаллы кызының ролик урнаштыруы хакында хәбәр иткән иде. Анда алты яшьлек улы сәгатенә 130 километр тизлектә чит ил машинасы белән идарә итә.
Алтынбаева белән тикшерүчеләр, ЮХИДИ инспекторлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар кызыксынды. Бүген Алтынбаевага 35 мең сумлык штраф салулары билгеле булды.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ