Логотип Магариф уку
Цитата:

60 яшьлекләр өркетә

Татарстанга  балалар өчен яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаның яңа партиясе кайтты.  Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтле...

Татарстанга  балалар өчен яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаның яңа партиясе кайтты.  Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков  сөйләде.
“Без  балалар вакцинасын даими тәэмин итүче хәрәкәткә кушылдык, менә “Спутник М”ның балалар  микъдары кайтты,” – дип билгеләп үтте спикер.
Соңгы транш  960 микъдарлы комплект тәшкил иткән.
Владимир Жаворонков  балалар вакцинасына сорау югары булган поликлиникалар барлыгын аңлатты. Башка учреждениеләрдә  “Спутник М”  кулланмый ята. Әмма сорау югары булган даруларны  бер медучреждениедән икенчесенә  күчерү мөмкин түгел, шуңа күрә дә башта  беренче партиядәге 2700 микъдарны  үзләштерергә кирәк.  Хәзергә вакцинаның  беренче компонентын 2006 үсмер кабул иткән.
Исегезгә төшерәбез – “Спутник М” вакцинасын 12 яшьлек балалардан башлап, балигълык яшенә җиткән, ягъни  17 яше тулган  үсмерләргә кадәр салалар.
ТР Сәламәтлек министрлыгында  бигрәк тә 60 яшьтән югары булган гражданнарны вакцинацияләү  өркетеп тора. Коронавирустан икенче кат вакцинацияне  258 551 татарстанлы ясаткан.  Аны барлыгы 843 568 граждан кадатырга тиеш икән. 
-Икенче кат вакцинацияне барлык халыкның 30 проценты гына эшләтте әле, - ди Владимир  Жаворонков. – Татарстанда коронавируска каршы прививканың беренчесен 60 яшьтән өлкән гражданнар категориясенең 640 мең 388е генә ясатты. Икенчесен 436 мең 874  кеше салдырды.
Татарстанда COVID-19 га каршы вакцинаның беренче компонентын 2 475 099 кеше кабул иткән инде. Ике компонентны да  1 925 721 кеше кадатырга өлгергән. 
Казанда прививканы өч вакцинацияләү пунктында  кадатырга мөмкин:
* “Парк Хаус” сәүдә-күңел ачу үзәгендә (Ямашев проспекты, 46/33) – көн саен сәгать 10 нан 20 сәгатькә чаклы. Биредә икенче кат вакцинация үтүчеләр һәм  6 айдан соң авыруга дучар булучылар кабул ителә.
*”Московский” мәдәният үзәге (Академик Королев ур., 47) дүшәмбедән шимбәгә кадәр иртәнге 9 дан кичке 19 сәгатькә чаклы.
*№7 хастаханәдә ( маршал Чуйков урамы, 54) – тәүлек буе.
Үзегез белән паспорт, полис  һәм СНИЛСыгызны алырга онытмагыз.
 Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ