Логотип Магариф уку
Цитата:

70 процент укытучы коронавирустан прививка ясаткан

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) җитәкчесе Анна Попова урта гомуми белем бирү оешмалары укытучыларының 70 процентка якыны Cov...

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) җитәкчесе Анна Попова урта гомуми белем бирү оешмалары укытучыларының 70 процентка якыны Covid-19 инфекциясеннән прививка ясатты бип белдерде, югары уку йорты педагоглары арасында бу сан азрак икән.
Ул бу хакта «Россия 24» телеканалына биргән әңгәмәсендә әйтте. «Быелгы уку елының педагоглар арасында прививка кадатучылар саны күп булу белән башланып китүен әйтеп үтәсем килә, — дип сөйләде Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова. — Әлбәттә инде, студентларга да укытучыларын куып җитеп, прививка ясатырга кирәк. Бүген андый мөмкинлек бар».
Вакцинациянең үзеңне һәм якыннарыңны коронавирустан саклау мөмкинлеге бирүен дә әйтеп үтте ул. 
Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ