Логотип Магариф уку
Цитата:

89нчы мәктәп шимбәгә милләт йөгерешенә әзерләнә

Коронавирус зәхмәте янап торуга карамастан, Казандагы 89нчы мәктәп укытучылар коллективы балаларның дәресен ачык һавада уздырырга мөмкин булган гамәли чаралар белән бергә үреп алып барырга тырыша. Әйт...

Коронавирус зәхмәте янап торуга карамастан, Казандагы 89нчы мәктәп укытучылар коллективы балаларның дәресен ачык һавада уздырырга мөмкин булган гамәли чаралар белән бергә үреп алып барырга тырыша. Әйтик, бу көннәрдә мәктәпләрдә бөтенроссия фәнни олимпиадаларның мәктәпләрдәге туры бара. 89нчы мәктәптә дә ул уңышлы гына башланып киткән. Кичәле-бүгенле әлеге бәйге 4нче сыйныфтан алып 10нчы сыйныфка кадәр рус теле һәм математика фәннәреннән узган. Һәр сыйныфтан икешәр җиңүче һәм призлы урыннар алучылар булуы олимпиаданың уңышлы баруы турында сөйли. Бер үк вакытта татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән узачак бәйгегә әзерлек бара. Алар буенча олимпиада 20нче октябрьдән соң үткәреләчәк.
Соңгы арада интернет челтәре дә мәктәп балаларының якын дустына әйләнгән. Өлкәннәр көнендә хезмәт ветераннарын мәктәпкә чакыра алмау сәбәпле, алар, котлау видеороликлары яздырып, үзләренең “вк” челтәренә элгәннәр. Кемнәр бабалары хөрмәтенә җырлар башкарган, кемнәр исә дәү әниләре хөрмәтенә шигырьләр сөйләгән. Көз айларында мәктәп ишегалдында “Әдәби ишегалды” дип исемләнгән кичәләр уздырыла башлаган. Ул һәр җомга көнендә,укучыларның яраткан язучылары катнашуында, төштән соң үткәрелә.
Иртәгә 11нче сыйныф укучылары арасында җиңел атлетика буенча спорт ярышлары узуы көтелә. Әлеге чарада ГТОның алтын, көмеш һәм бронза значокларын яулау өчен, кыска һәм ерак араларга йөгерү, ераклыкка сикерү, граната ыргыту төрләре буенча ярышлар үткәрелә. Җомга көнне туризмны якын итүче ике команда районның “Простор” балалар һәм үсмерләр туризмы һәм экскурсияләр йортына спорт ориентлашуы буенча ярышка җыела. Шимбә көнне Казанда “Милләт йөгереше” үзачак. Кросс сызыгына профессиональ йөгерешчеләр белән бергә, мәктәп яшеннән алып, өлкән яшьтәге һәркем дә баса ала. 89нчы мәктәп укучылары һәм укытучылары да әлеге шөһрәтле кросста катнашырга әзерләнә.
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ