9 яшьлек студент кызның әтисе МДУ хезмәткәрләренә һөҗүм иткән

Ломоносов исемендәге МДУның психология факультетының 9 яшьлек студенты Алиса Теплякованың әтисе кафедра мөдиренә  һөҗүм иткән.  Вуз хезмәткәрләре полиция чакыртырга мәҗбүр булган, дип хәбәр итә РИА Новости .

Сишәмбе көнне беренче курс укучысы «Психологиягә кереш» буенча имтихан тапшырган. Вуз мәгълүматларына караганда, имтихан вакытында Алиса дөрес җавап бирмәү сәбәпле, кәефе төшеп, нәтиҗәне дә көтмичә, аудиториядән чыгып киткән.

Югары уку йорты кагыйдәләре буенча, имтиханда студент озата баручысыз гына була ала. Евгений Тепляков кызын сак посты янында, җылыда көтеп торган. Матбугат хезмәтендә әйтелгәнчә, әти кеше факультетка керергә тырышып караган, аннан  кычкыра башлаган, барлык кагыйдәләрне бозган, санитар таләпләрне үтәмәгән, нәтиҗәдә хезмәткәрләргә  аны тоткарларга туры килгән. Өстәвенә, Тепляков хезмәткәрләргә һәм укытучыларга янаган.

Исегезгә төшерәбез: Мәскәү кызы Алиса Теплякова рус теле, математика, биология һәм информатикадан сигез яшендә БДИны уңышлы тапшырып, МДУна укырга кергән иде.

Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.