Логотип Магариф уку
Цитата:

91 нче мәктәптә - яшь һөнәрчеләр ярминкәсе

Казан шәһәре Яңа Савин районының 91 нче мәктәбендә укучылар көче белән әзерләнгән көзге ярминкә гөрләде. Көзге бәйрәм мәктәпнең 4 нче катындагы тантаналар мәйданында узды.  Шәһәрнең башка мәктәпл...

Казан шәһәре Яңа Савин районының 91 нче мәктәбендә укучылар көче белән әзерләнгән көзге ярминкә гөрләде. Көзге бәйрәм мәктәпнең 4 нче катындагы тантаналар мәйданында узды.  Шәһәрнең башка мәктәпләрендә үткәрелгән ярминкәләрдә балалар, гадәттә, шәһәр яны яки авыл бакчаларында үскән  кабак, балан, кәбестә кебек көзге уңышларын алып килсә,  91 нче мәктәпнең кызлар   тезгән бәйрәм өстәлләрендә бөтенләй башка күренеш - мәктәп яшендәге балалар өчен тегү машиналарында әзерләнгән  күлмәкләр, алъяпкычлар, курткалар, сумкалар куелган иде. Ә малайлар алып  килгән әйберләр күпләрне шаккатырды – алар каршындагы  күргәзмә рәтләре агачны уеп төшерелгән тәрәзә йөзе бизәкләре,  сыерчык оялары, авыл өе күренешләре, сувенир балталар, төрле сыбызгылар белән тулган иде.
- Воровский урамындагы Мәктәпара уку комбинаты  безнең мәктәп карамаганда булганлактан, укучыларыбызның дәрестән соңгы эшчәнлекләре  шушы комбинат белән бәйләнгән, - диде  технология укытучысы Илмир  Арюков. – Югары квалификацияле белгечләр биредә кызларны тегү, чигү һөнәренә, малайларны агач, тимер эшкәртү һөнәрләрен үзләштерергә, йорт җиһазларыннан урындыклар, өстәлләр, беседкалар  эшләргә,  алдан аларның сызымнарын әзерләргә  өйрәтәләр. Шушы һөнәрләр буенча Ворлдскиллсның Россия, дөнья чемпионатларында катнашучы егет-кызларыбыз да бар. Быелның август аенда Уфада узган Россия чемпионатында 10 нчы “а” сыйныфында укучы Виолетта Исаева икенче урынны яулап кайтты. Мәктәпне узган ел тәмамлаган Анастасия Асанова  бездә укыганда Ворлдскиллс уздырган чемпионатларда гел призлы урынны алып килгән иде. Казан химия-технология университетында укый башлагач та,  Настя ярышларда катнашуын дәвам иттерә. Яңа гына аның цифрлы модельләштерү бәйгесендә 1 нче урынны яулавын ишеттек. Безнең максатыбыз балаларны шушы ярышларда чыныктырып, эшче һөнәренең абруен арттыру.
Амин, мөгаллим.  Бәлки, киләчәктә кешенең абруен да арттырырга өйрәнерләр әле.
     Ирек НИГЪМӘТИ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ