Логотип Магариф уку
Цитата:

97 авыл мәктәбендә җиһазлар яңартылачак

«Демография» һәм «Мәгариф» милли проектлары кысаларында республиканың 97 мәктәбен җиһазландыру каралган. Милли программа кысаларында информатика, ОБЖ, физик культура кабинетларындагы җиһаз яңартылачак...



«Демография» һәм «Мәгариф» милли проектлары кысаларында республиканың 97 мәктәбен җиһазландыру каралган.

Милли программа кысаларында информатика, ОБЖ, физик культура кабинетларындагы җиһаз яңартылачак. Әлеге максатларга 316 млн сум күләмендә ярдәм каларган. Аларның 183 млн сумы  – федераль бюджеттан, ә 133 млн сумы республика бюджетынан бүленеп биреләчәк.
«Һәрбер бала уңышы» милли проекты кысаларында Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Кайбыч, Зәй, һәм Нурлат районнары мәктәпләрендәге спорт залларын төзекләндерү планлаштырыла. Бу максатларга  8,5 млн сум юнәлдереләчәк.
Хатын-кызларны эш белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтү буенча федераль проект кысаларында 2019 ел ахырына  7 яшькә кадәрге балалар өчен республика бакчаларында  6220 урын булдырылачак, шуларның 3200е-өч яшькә кадәрге нәниләр өчен. Урыннар 29 балалар бакчасы төзү хисабына булдырылачак.  Әлеге бакчалар бигрәк тә ясле яшендәге балалар өчен электрон чират мәсьәләсен хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу максатларга ике ел эчендә 5,5 млрд сумнан артык акча тотылган, шуның 1 млрд сумы - федераль бюджет ярдәме.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ