Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ел китабы» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе «Ел китабы» бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Быел бәйгедә 328 китап катнашты. Китапларның 46-сы – чәчмә әсәрләр, 48-е – тезмә әсәрләр , 36-сы – балалар әдәбияты, 58...

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе «Ел китабы» бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Быел бәйгедә 328 китап катнашты. 
Китапларның 46-сы – чәчмә әсәрләр, 48-е – тезмә әсәрләр , 36-сы – балалар әдәбияты, 58-е – рус телендә чыккан матур әдәбият, 74-е – татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият, 66-сы – рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият китаплары.
Татарстан нәшриятларында 2017 елда дөнья күргән, 2018 ел дәвамында иң күп укылган китапларны билгеләүдә республикабызның 1510 китапханәсе катнашкан. Милли китаханәнең матбугат хезмәте җиңүче китаплар исемлеген хәбәр итә.
Чәчмә әсәрләр:
1 урын Дания Гайнетдинованың «Ялгыз таган»;
2 урын Фарсель Зыятдиновның «Ата күңеле балада...»;
3 урын Рафаил Газизовның «Ачык тәрәзәләр» китапларына бирелде.
Рөстәм Галиуллинның «Васыять», Булат Сәлаховның «Яратылмый калган ярлар» китаплары Кызыксындыру бүләгенә лаек булдылар.
Тезмә әсәрләр:
1 урынны Разил Вәлиевнең «Шагыйрь=Поэт=The poet»;
2 урынны Фәнис Яруллинның «Сөю бит ул картаюны белми»;
3 урынны Гәрәй Рәхимнең «Мин – табылдыклар өстәле» китаплары алды.
Рафис Корбанның «Дуслар җыры» китабы Кызыксындыру бүләгенә лаек булды.
Балалар әдәбияты:
1 урынга Гүзәл Әдһәмнең «Әбием кем исемле?»;
2 урынга Нурия Сәйярнең «Әтәч менгән киртәгә»;
3 урынга Илүсә Нәбиуллинаның «Батыр керпе» китаплары чыкты.
Флера Мәрданованың «Зилзилә, Зиләйлүк һәм Җилбәзәк» китабы Кызыксындыру бүләгенә лаек булды.
Рус телендә чыккан матур әдәбият:
1 урын Фирүзә Җамалетдинованың «Рассказы»;
2 урын Аяз Гыйләҗевнең «Давайте помолимся!»;
3 урын Ольга Иванованың «Нурсолтан» китапларына бирелде.
Равилә Шәйдуллина-Моратның «Ялантау» китабы Кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ