Әүвәл ашыңны ашыйлар, аннан…

Башкалабызда Бөтендөнья Татар конгрессының чираттагы милләт җыены булып узды. Җыенның беренче көнендә дә, икенче көнендә дә халкыбыз алдында торган зур чара, илебездә 15 октябрьдән 15 ноябрьгә кадәр үткәреләчәк җанисәп алу мәсьәләсе игътибар үзәгендә торды.

Шул уңайдан җыенның беренче көнендә Бөтендөнья Татар конгрессының Милли Шурасы утырышында чыгыш ясаган җырчы Айдар Галимовның: «Таш белән атканга  аш белән атарга кирәк. Башкортлар белән араны катлауландырмаска иде. Җанисәп үткәч тә яшисе бар бит әле», – дип чакырганы истә калды. Бик тә сәер чакыру бу. Татар конгрессы җитәкчеләре беренче чиратта Башкортстанда күзәтелә торган хокук бозуларны, бигрәк тә Көнбатыш Башкортстандагы милләттәшләребезне  тулы авыллары белән башкорт итеп яздыру ихтималын күздә тотып, шушындый омтылышларны кисәтү максатыннан  (чөнки мондый хәлләр узган җанисәп алуларда күзәтелде): «Дәгъвалар булган сурәттә әлеге очракларны юристларыбыз барып тикшерәчәк, бу уңайдан җитди юридик оешмалар белән килешүләр төзелде», – дип белдерде. Милли Шура утырышы вакытында БТК башлыгы Васыйл Шәйхразыев бу юлы да мондый килешү төзелүен искә төшерде. «Россия Хөкүмәте, илкүләм программалар кабул иткәндә, финансларны бүлгәндә, кайсы халыкның күпме санда икәнлеген күздә тотып эш итә: шуны онытмасагыз иде», – дип искәртте ул. Әле аның шул ягы да бар: теге яки бу авыл башкорт итеп языла икән, мәктәп тә башкорт телендә укытырга тиеш булып чыга. Сер түгел: мондый хокук бозулар булганда безнең татарларыбыз гадәттә балаларын башкорт мәктәпләренә түгел, рус мәктәпләренә бирү ягын карый. Үзе Башкортстанда яшәгән Айдар Галимовның моны аңламавы сәер.

Көнбатыш Башкортстанда яшәгән милләттәшләребез инде болай да, республика җитәкчеләре гәрчә без күбрәк игътибар бирә, Көнбатыш Башкортстан республикабызның сәнәгать үзәге булсак да, җитди финанс программалары безне читләтеп үтә, дип дәгъва белдерә.

Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, «узган ел Башкортстандагы күп  кенә татар авыллары янәшәсендә: «Бу җирләр фәлән-фәлән башкорт ыруларының биләмәләре булган» дигән язулы баганалар утыртып куелды. Бу хәл башкорт чиновникларының үзләре үк милләтара багланышларны катлауландыруы түгелмени?! Мондый язуларга, «дәшми-тынмый  гына утырыгыз,  башкорт җирендә яшәгәнегезне онытмагыз» дигән мәгънә салынганын халык әллә аңламыймы?! Әлеге язуларга тарихчы, этнолог Дамир Исхаков: «Башкорт чиновниклары ашыга. Чынбарлыкта мондый кабиләләр, әйтик, табын, ирәхтә, тамиян, мең кабиләләре татарларда да , казахларда да булган. Татарлар бик күптән утрак яшәү рәвешенә күчкәнгә, дәүләтләр корып яшәгәнгә әлеге ыру-кабиләләрен оныткан», – дип аңлатма бирде.

Җанисәп алганда, хокук бозулар булмасын, олы татар милләтен төрле шәвәләргә бүлгәләүгә юл куелмасын өчен, милләттәшләребез арасында аңлату эшләре алып бару максатында, Татар конгрессы 25 сентябрьдән татар төбәкләренә сәнгатькәрләрдән, галимнәрдән торган делегацияләр  юллады. Бу уңайдан Милли Шура утырышында Татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиевның тәкъдиме дә игътибарга лаек. «Татар халкында гына түгел, рус халкында да диалектлар күп. Нигә русларны да җанисәп алганда диалектларга бүлмисез, дип Россия Хөкүмәтенә, җанисәп алуны оештыручыларга мөрәҗәгать итик әле», – дип чакырды ул.

Таш белән атканга  аш белән ату – бер караганда яхшы гамәл. Киң күңеллелекне, татулыкка чакыруны аңлата ул. Шул ук вакытта халкыбызда «Әүвәл ашыңны ашыйлар, аннан – башыңны» дигән мәкаль дә бар әле. Шуны онытмасак иде.

P.S. Башкортстанда “мишәр, типтәр, керәшеннәр татар түгел, аерым халык” дигән коткы таратулар көчәя бара. Республика Халыклар дуслыгы йорты кысаларында, тәгаен алганда, Бакалы районында керәшен тарихи-мәдәни үзәге, Балтач районында мишәр тарихи-мәдәни үзәге ачулары шул хакта сөйли.

Рәшит Минһаҗ

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.