14 нче сентябрьдә Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиясендә патриот язучының 110 еллык юбилее уңаеннан «Алиш эзләреннән» исемле квест-уен узды.
Чара тантаналы төстә актлар залында башланды. А.Алишның «Сертотмас үрдәк» әкиятен укучылар бик оста сәхнәләштерделәр. Балаларга язучының иҗаты, биографиясе, әкиятләре буенча 5 маршрут узарга кирәк иде. Балалар бик тырыштылар, чөнки аларның белемнәрен мәртәбәле жюри шагыйрьләр: Ләбиб Лерон, Й. Шәрәпова, Алишның туганнары: Г.Сөнкишева, Ф.Алишева, гимназия директоры Р.Арсланова бәяләде.
Бу чара гимназиягә чын бәйрәм рухы кертте.