Логотип Магариф уку
Цитата:

"Әдәби карта" зур бүләкләр вәгъдә итә

"Гаилә hәм мәктәп" журналы баш мөхәррире Ландыш Нәсыйхова "Әдәби карта" бәйгесе турында сөйләде.- Татарстан язучылар берлеге белән бергә әдәби әсәрләр бәйгесе оештыра. Конкурсов укытучылар, тәрбиячелә...

"Гаилә hәм мәктәп" журналы баш мөхәррире Ландыш Нәсыйхова "Әдәби карта" бәйгесе турында сөйләде.
- Татарстан язучылар берлеге белән бергә әдәби әсәрләр бәйгесе оештыра. Конкурсов укытучылар, тәрбиячеләр, китапханәчеләр hәм әти-әниләр катнаша ала. Тезмә hәм чәчмә әсәрләр язып, безгә юллагыз!", - диде Ландыш Нәсыйхова.

Бәйгедә катнашу өчен, «Балачак – рәхәт чак», «Беренче мәхәббәт», «И газиз туган телем» темаларын ача торган шигырьләрегезне, хикәя-әкиятләрегезне җибәрергә кирәк.
Җиңүчеләргә акчалата премияләр каралган:
Гран-при – 10 мең сум
1 урын – 5 мең сум
2 урын – 3 мең сум
3 урын – 2 мең сум
Бәйге 2019 елның 1 сентябреннән 2020 елның 1 мартына кадәр дәвам итә. Иҗади хезмәтләрегезне һәм гаризагызны «Әдәби карта» бәйгесенә» тамгасы белән 420066,
Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт, а/т 47 адресы буенча яисә magarif@bk.ru
я gaila-mektep@mail.ru электрон почтасы аша редакциягә юлларга кирәк.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ