Африканың климаты

Татар телендәге иң яхшы дәрес: география

Африканың климаты

(7 нче сыйныфта география дәресе)

Зөлфия ЗАҺИДУЛЛИНА,

Әтнә районы Күшәр төп мәктәбенең югары квалификация категорияле география укытучысы

Дәрес тибы: белемнәрне ныгыту һәм яңа белемнәр үзләштерү.

Максат: укучыларда Африка материгының климат үзенчәлекләре  турында күзаллау булдыру.

Бурычлар:

белем бирүдә:

Африканың климат пояслары үзенчәлекләрен анализлау;

– климатны барлыкка китерүче факторларны билгеләүгә нигезләнеп, Африканың Җирдәге иң эссе материк булуын һәм материк территориясендә явым-төшем бүленешенең тигез булмавын исбатлый алуларына ирешү;

үстерелешле: чагыштыру, анализлау, нәтиҗәләр ясый белү күнекмәләрен, логик фикерләү, хэтер, игътибарлылык сәләтен үстерүне дәвам иттерү;

тәрбияви: фәнгә карата кызыксыну уяту, иптәшләреңә карата хөрмәт тәрбияләү.

Планлаштырган нәтиҗәләр:

предмет: дәреслек текстына, географик карталар, климатограммаларга нигезләнеп, климат поясларының характерлы билгеләрен таба һәм аларны китереп чыгаручы сәбәпләрне ачыклый алу; географик белемнәрне тормышта табигый күренешләрне аңлату һәм яшәү тирәлегенә җайлашу максатында куллана белү;

шәхескә кагылышлы: үзлегеңнән белем алу һәм белем дәрәҗәңне үстерергә омтылыш, иптәшләренә карата хөрмәт хисе, географик белемнәрнең тормышта кирәлегенә ышаныч барлыкка китерү.

Метапредмет нәтиҗәләр:

танып белү: төрле чыганаклардан кирәкле мәгълүматны аерып ала белү, алган мәгълүматлардан файдаланып, проблемалы сорауларга җавап бирә алу, логик эзлеклелектә фикер йөртү, нәтиҗәләр ясау;

регулятив: укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү; дәрестәге күмәк төзелгән план буенча эшләү; атлас карталары, климатограммалар, дәреслек текстына нигезләнеп, үз фикереңне булдыру һәм аны исбатлый белү;

коммуникатив: үз позицияңне аңлаешлы һәм эзлекле итеп әйтә белү; сыйныфташыңнын фикерен исәпкә алып эш итү.

Эш формалары: индивидуаль, төркемнәрдә, фронталь.

Дәрес методы: өлешчә эзләнүле.

Җиһазлау: компьютер, проектор, презентация, климатограммалар, атлас һәм стена карталары, «Фишбоун» схемасы.

Дәрес барышы  

  1. Оештыру өлеше

Укытучы. Хәерле көн, балалар! Дәресне бер гыйбрәтле кыйсса белән башлап җибәрәсем килә:

«Зирәк акыл иясе кайнар кояш астында таш ташучы өч кешене очрата һәм берсеннән болай дип сорый:

 – Бүген көне буе ниләр эшләдең?  

– Каһәр суккан ташларны ташыдым, – ди әлеге кеше.

Акыл иясе икенче кешегә дә шул ук сорауны бирә.

– Мин үз эшемне намус белән башкардым, – ди икенчесе.

Өченче кеше, акыл иясенең соравына елмаеп, зур канәгатьләнү белән:

– Ә мин сарай төзүдә катнаштым! – дип җавап бирә.

Бүгенге дәрестә сезнең дә «Белем сарае» төзүчеләре булуыгызны телим.

  1. Дәрес темасын ачыклау

Укытучы. Укучылар, без кайсы материкны өйрәнә башладык? (Африка.) Сезнең игътибарга берничә сурәт тәкъдим итәм. (3 нче слайд) Аларга карап Африканың табигате турында нинди нәтиҗә ясарга мөмкин? (Табигате төрле- ком чүлләре, дымлы урманнар…)

 

                                                                                                       

– Сезнеңчә, бу төрлелекнең сәбәбе нидә? (Температура, явым-төшем күләме төрле.) Әлеге терминнарны нинди тема өйрәнгәндә кулланган идегез? (Климат.)

– Бүгенге дәресебезнең темасы – «Африканың климаты». (Тактада тема ачыла.) Укучылар, бергәләп дәреснең максатын билгелик.

Максат: Африка климатының үзенчәлекле билгеләрен һәм аларны китереп чыгаручы сәбәпләрне ачыклау.

Укытучы. Дәрес барышында Фишбоун («Балык скелеты») төзербез. (Фишбоун схемалары һәр укучыга алдан бирелә.) Балык башына «Африка климатының үзенчәлекле билгеләре» дип язып куегыз. Дәрестә әлеге билгеләрне китереп чыгарган сәбәпләрне ачыкларбыз дип ышанам. (4 нче слайд)

III. Белемнәрне актуальләштерү

Укытучы. Хәзер, ике төркемгә бүленеп, биремнәр эшләрсез, җавапларны дәфтәргә теркисез.

1 нче төркемгә бирем. Таблицаның беренче баганасындагы билгеләмәләргә һәм сорауларга  икенче баганадагы җавапларны туры китереп язарга.

Билгеләмәләр, сораулар Җаваплар
А. Климат поясларының  ике тибы 1. Төп, күчеш
Б. Бу климат поясларында ел дәвамында үз һава массалары өстенлек итә 2. Пассат
В. Тропиклардан экваторга таба исүче даими җилләр 3. Амплитуда

 

Г. Субэкваториаль климат поясына –кышын, ә субтропик климат поясына җәен килүче һава массалары 4. Географик киңлек, океаннарның тәэсире, һава массалары, рельеф, өстенлек итүче җилләр
Д. Билгеле бер вакыт аралыгында күзәтелгән иң югары температура  белән иң түбән  температура аермасы 5. Тропик һәм экваториаль климат пояслары
Ж. Субтропик  климат поясына кышын килүче һава массалары 6. Тропик һава массалары

 

З. Субэкваториаль климат поясына җәен килүче һава массалары 7. Экваториаль һава массалары
К. Климатны барлыкка китерүче факторлар 8. Уртача һава массалары
Л. Төньяк ярымшарда кыш булганда Кояш кайсы ярымшарны күбрәк җылыта 9. Төньяк ярымшарны
М. Төньяк ярымшарда җәй булганда Кояш кайсы ярымшарны күбрәк җылыта 10. Көньяк ярымшарны

 

(Таблица һәр укучыга бирелә, үзара фикер алышып, төркемгә бер җавап әзерләнә.)

2 нче төркемгә бирем. Климат диаграммасы (климатограмма) буенча түбәндәге мәгълүматларны билгеләргә:

  1. Гыйнварның уртача температурасы.
  2. Июльнең уртача температурасы.
  3. Еллык явым-төшем күләме.
  4. Явым-төшем режимы. (Климат диаграммасы һәр укучыга бирелә. Үзара фикер алышып, төркемгә бер җавап әзерләнә.) (5 нче слайд)

Укытучы. Эшегезне күрше төркем белән алышыгыз. Слайд буенча бергәләп дөрес җавапларны карыйбыз, хаталар булса, төзәтәсез. (6 нчы слайд)

  1. Яңа материалның мәгънәсенә төшенү

Укытучы. Бүгенге дәрес материалын үзләштерү өчен кирәкле белемнәрне барладык. Дәреснең төп өлешенә күчеп, Африка климатының төрлелеген китереп чыгаручы сәбәпләрне ачыклауга керешик.

Бер укучы «Климат пояслары» стена картасыннан Африканың нинди климат поясларында ятуын күрсәтсен әле. (Укучы күрсәтә.)

Гамәли эш. Африканың климат поясларына характеристика.

(Парларда эшлиләр, һәр пар бер генә климат поясы белән эш итә.)

  1. Дәреслек текстыннан (114 – 117 нче битләр), атласның 12 нче битендәге «Климат пояслары» һәм 10 – 11 битләрендәге «Дөньяның климат картасы»ннан файдаланып, үзегезгә бирелгән климат поясы буенча таблицаны тутырыгыз.

2.. Климат поясының үзенчәлекләре турында телдән нәтиҗә ясагыз.

(Гамәли эш буенча фикер алышу, нәтиҗәләр ясау. (7 нче слайд) Һәр климат поясы буенча бер укучы чыгыш ясый, хаталар төзәтелә.)

Африканың климат пояслары (Гомумиләштерелгән таблица)

Климат пояслары Температура (°С) Һава массалары

 

Явым-төшем
июль гыйн

вар

ам пли

туда

җәен кышын еллык күләме (мм ларда) режимы (яву сезоны)
Эквато

риаль

+24

 

+24

 

0 эквато риаль эквато

риаль

1000 – 3000

 

ел дәва-мында
Субэквато

риаль

+28 +24 4 эквато риаль тропик 1000 – 2000 җәй
Тропик +32 +16 16 тропик тропик 50 – 200 сирәк
Субтропик + 24 +8 16 тропик уртача 600 – 1000 кыш

 

Нәтиҗәләр

  1. Африкада бары уңай уртача температуралар гына күзәтелә, температуралар амплитудасы зур түгел.
  2. Африкада явым-төшем тигез бүленмәгән, яву режимы төрле.

Фишбоун белән эш

Укытучы. Гамәли эш нәтиҗәләрен балыкның койрык өлешенә язып куегыз. (8 нче слайд)

– Нәтиҗәне китереп чыгаручы сәбәпләрне һәм сәбәпләрне дәлилләүче фактларны барлый башлыйк.

Гамәли эшнең беренче нәтиҗәсен китереп чыгаручы сәбәпне ачыклау өчен слайдтагы рәсемгә карагыз. (9 нчы слайд)

Проблемалы сорау. Рәсемдә күрсәтелгән күләгәләрне Африканың кайсы урыннарында очратырга мөмкин дип уйлыйсыз һәм ни өчен? (Экваторда һәм тропиклар арасында – елга ике тапкыр, тропик сызыкларында елга бер тапкыр кояш зенитта.)

Укытучы. Әйе, мәйданы буенча икенче урында торган Африка материгының төп өлеше кояшның төшү почмагы ин зур булган урыннарда – тропиклар арасында урнашкан. Димәк, беренче нәтиҗәнең сәбәбе – материкның географик урынында. Сәбәпне Фишбоунның  өске беренче кылчыгына языгыз. (Географик урын.) Әлеге сәбәпне дәлилләүче фактларны аскы беренче кылчыкка языгыз.

Фактлар: Африка җылы климат поясларында гына урнашкан һ.б. (10 нчы слайд)

Өстәмә мәгълүмат:

Эль-Азизия (Ливия) – Җирдәге иң эссе урыннарның берсе: +57,7°С.

Даллол – Эфиопиянең төньягындагы торак пункт, иң югары уртача еллык температура: +34°С.

Укытучы. Эшебезгә нигезләнеп, Африка – иң эссе материк дип әйтә алабыз.

Укучылар, беренче нәтиҗәнең сәбәбен, сәбәпне дәлилләүче фактларны барладык, Фишбоунга язып куйдык. Гамәли эшнең икенче нәтиҗәсен искә төшерик. (Африкада явым-төшем тигез бүленмәгән.) Сәбәпләрен ачыклыйк.

Проблемалы бирем. (Картосхема һәр укучыга бирелә.) Игътибар: сезгә Көньяк Африка тропик климат поясының көнчыгыш һәм көнбатыш яр буйларына туры килгән климатограммаларны анализлап, ике сорауга җавап табарга кирәк булачак. (11 нче слайд)

1 нче сорау. Явым-төшем күрсәткечләре арасында нинди аерма күрәсез һәм сәбәпләрен ничек аңлатырсыз? Сезгә ярдәм йөзеннән тавышсыз видео тәкъдим итәм. (Видеофрагмент күрсәтелә: океандагы җылы һәм салкын өске агымнарның явым-төшем күләменә тәэсире.)

Укытучы. Укучылар, өске агымнарны физик картада табыгыз, аларның Африканың көнчыгыш һәм көнбатыш ярларында явым-төшем күләменә тэсире турында нәтиҗә ясагыз. (Җылы Мозамбик агымы Африканың көнчыгышында –явым-төшемгә, ә салкын Бенгель агымы көнбатыш яр буенда корылыкка –Намиб чүле барлыкка килүгә китерә.)

Фишбоунга: сәбәпокеандагы өске агымнар. Фактлар: Намиб чүле һ.б.

Укытучы. Дәреслекнең 116 нче битендәге  өченче абзац текстыннын файдаланып, җавап бирегез: Африканың көнчыгышында явым-төшем күләменең күплеге тагын нинди сәбәпләргә бәйле?

Фишбоунга: сәбәпөстенлек итүче җилләр. Фактлар: Һинд океаныннан килүче к.кч пассат дым алып килә һ.б.

Фишбоунга: сәбәпрельеф. Фактлар: Дракон тауларының көнчыгыш тау битләре дымлы һаваны тотып кала, шунлыктан явым-төшем күп була һ.б. (12 нче слайд)

Өстәмә мәгълүмат. Африканың иң дымлы урыны – Камерун тау итәгендә урнашкан Дебунджада  уртача еллык явым-төшем күләме – 9655 мм, ә 1972 елда 14 694 мм булган.

2 нче сорау. (Картосхема һәр укучыга бирелә.) Төньяк һәм көньяк ярымшарларның тропик климат поясы климатограммалары буенча температураларның еллык үзгәрешен чагыштырыгыз, нинди аерма күрәсез? Аерманың сәбәбе нидә? (Җирнең Кояш тирәли хәрәкәте һәм Җир күчәренең орбита яссылыгына авышлыгы белән бәйле рәвештә төньяк ярымшарда кыш булганда, көньяк ярымшарда җәй була.) (13 нче слайд)

Укытучы. Укучылар, Африка климатының төрлелеген китереп чыгаручы сәбәпләрне ачыкладык, фишбоун төзелеп бетте.

  1. Беренчел ныгыту аша белемнәр үзләштерү

Климат диаграммалары белән эш. (Биремне ике төркемгә бүленеп эшлиләр, климатограммалар һәр балада була, төркемдә фикер алышалар.)

Укытучы. Климатограммалар белән VI сыйныфта ук эшли башлаган идек, «Җирнең климат пояслары» темасын өйрәнгәндә һәм бүгенге дәрестә эшне дәвам иттек. Хәзер климатограммалар буенча климат поясын үзегез  ачыкларга тырышып карагыз әле.

Бирем. Гамәли эш нәтиҗәсендә төзелгән таблица мәгълүматларына нигезләнеп, климатограмма буенча климат поясын билгеләгез.

Эш тәртибе: дәреслекнең 332 нче битендәге «Климат диаграммалары  белән эшләү» планы.

1 нче төркемгә климатограмма                 2 нче төркемгә климатограмма

                                                                       

Җавап:

1 – төньяк ярымшарның субтропик климат поясы.

2 – көньяк ярымшарның субтропик климат поясы. (14 нче слайд)

– Бүгенге дәрестә ясалган нәтиҗәләр тагын бер кат расланды. (Бары уңай уртача температуралар, явым-төшем тигез бүленмәгән.)

  1. Яңа белемнәрне ныгыту

Укытучы. Бүгенге дәрестә алган белемнәрне тәртипкә салып, кластер төзик. (Укучылар терминнарны әйтә, укытучы тактага яза бара. Мисал өчен кластер 15 нче слайдта.)

VII. Рефлексия

«Плюс, минус, кызыклы» (телдән) (16 нчы слайд)

Плюс Минус Кызыклы
Дәреснең уңай ялары Дәреснең тискәре яклары Кызыклы фактлар

VIII. Өй эше (сайлап)

  1. Дәреслекнең 20 нче параграфы мәгълүматыннан, атлас карталарыннан файдаланып, ике ярымшарның да субэкваториаль климат пояслары өчен климатограмма ясагыз.
  2. «Климат үзенчәлекләренең эчке сулар бүленешендә чагылышы» темасына фикерләрегезне языгыз.

ПРЕЗЕНТАЦИЯ

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.